Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбул Сабантуен "Казан" ансамбле бизәде


Истанбул Сабантуенда батырлар бил алыша
Истанбул Сабантуенда батырлар бил алыша

Дөресен генә әйткәндә, Сабантуйга соңга калдык. Көн иртәдән бирле болытлы, яңгырлы, салкынча иде. Мондый һавада урманда бәйрәм итеп буламыни, җитмәсә, бала белән, дип башта бармаска да булган идек. Аннары тагын куңел: "Елга бер килә торган Сабантуй бит инде ул!" дип ымсынгач, түзмәдек. Төштән соң җыенып чыгып киттек Истанбулның бер ярыннан икенчесенә. Рәхмәт яусын тыгымнарга, 3 сәгать дигәндә Белград урманы дип аталган җиргә барып җиттек.

Истанбулда Сабантуй күренешләре, 2016
Истанбулда Сабантуй күренешләре, 2016

Мәйдан таралып килә иде инде. Көрәшнең соңгы минутлары. Баш батыр билгеле булачак. Бөтенесе: "Тимур! Тимур! Әйдә, Тимур!" дип кычкыра. Икенче көрәшчене кызганып куйдым. Юкка булган икән кызгануым, Сабантуй тәкәсе аңа насыйп булды. Фәйзуллаһ җан Ялчин - төрек егете булып чыкты. Әтисе татар ширкәтендә эшли икән, шуңа Сабантуйга чакыру алган. Батыр асты калган Тимур исемле егет - студент, Истанбулда укый.

"Мин көрәшче тугел, Сабантуйларда да катнашмый идем. Әмма монда хәл башка, Сабантуйларда студентлар әйдәп йөри, шуңа курә катнашырга булдым, үзебезнен гореф-гадәтләрне курсәтергә кирәк бит", ди Тимур. Баксаң, Тимурга көрәшне берничә көн эчендә иптәшләре өйрәткән.

Истанбул Сабантуенда күргәзмә
Истанбул Сабантуенда күргәзмә

Сабантуйның ярты сәгатен генә күреп калдым, әмма аның рухын хис итү өчен җитте ул. Әлбәттә, уеннарда катнашып, арганчы биеп, таныш-белешләр белән рәхәтләнеп татарча сөйләшеп (читтә анысы да тансык) кайтасы килгән иде. Самимилекме шунда, туган җирдән еракта бер-беребезгә тартылу тагын да арткангамы, милләттәшләр җыелган мондый чараларда гаилә җылылыгы сизелә. Яңа кешеләр (Төркиягә яңа килүчеләр) милли оешма җитәкчелеге белән таныша, Татарстан вәкиленә гозерләрен аңлата. Данлыклы Гөлтән апа Ураллы белән фотога төшәләр. Быел кеше азрак булган шул - безнең шикелле яңгырдан курыкканнар.

Истанбулда Сабантуй күренешләре, 2016. "Казан" ансамбле бии
Истанбулда Сабантуй күренешләре, 2016. "Казан" ансамбле бии

"200ләп кеше булды", ди Татарстанның Төркиядәге вәкиллегеннән Айрат Гатауллин. Аяз, матур көн булса меңгә җыелырга мөмкин икән. Чөнки бу урман парклары истанбуллылар арасында бик популяр. Ике ил арасында суык җилләр иссә дә, Татарстаннан кунаклар – сәнгатькәрләр, "Казан" ансамбле килгән. "Ул суыклыкны без төрек эшмәкәрләренә дә үткәрмәскә тырыштык", ди Айрат Гатауллин. Алар инде Татарстаннан эшләрен бетереп кайтып китәргә җыенган булган. Вәкиллек аларны бу юлдан туктатуга һәм ширкәтләрен саклап калуга да үз өлешен кертә. Якында хәлнең рәтләнәчәгенә, беркемгә кирәк булмаган бу дошманлыкның бетәчәгенә ышаналар.

TИстанбулда Сабантуй күренешләре - балалар капчык киеп йөгерә
TИстанбулда Сабантуй күренешләре - балалар капчык киеп йөгерә

Төркиядәге татарларга килгәндә, җирле хакимият ярдәм итәргә тырыша, кире бормый. Сабантуйны үткәрүгә дә өлеш кертәләр. Бу юлы аш-суны үз өсләренә алып, бәйрәмдә сыйлаганнар.

Эльмира Исрафилова-Тәйран, журналист, Истанбул

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG