Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерүчеләр EgyptAir очкычы һәлакәтендә шартлау дәлилләрен тапкан


19 май һәлакәткә очраган очкычта 66 юлчы булган.

EgyptAir ширкәте очкычы һәлакәте урынын тикшергән белгечләр шартлау дәлилләрен тапкан. Бу хакта бүген тикшерүчеләр һәм мәхкәмә-медицина экспертиза чыганакларына нигезләнеп Мисыр мәгълүмат чаралары хәбәр итте.

Очкыч һавада ук җимерелгән булырга мөмкин. Тикшерү нәтиҗәләре әле игълан ителмәгән.

Egypt Air очкычы Париждан Каһирәгә кайтканда 19 май төнендә 2 сәгать 30 минутлар тирәсендә радарлардан юкка чыга. Очкычта 56 пассажир, алар арасында өч бала һәм 10 экипаж әгъзасы була.

XS
SM
MD
LG