Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надежда Савченко Русиянең ике хәрбиенә алмаштырылып Киевка кайтты


Савченко: "Миңа начарлык теләгәннәргә дә рәхмәт - мин аларга үч итеп исән калдым"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:45 0:00

Савченко: "Миңа начарлык теләгәнәргә дә рәхмәт - мин аларга үч итеп исән калдым"

25 майда Украина очучысы Надежда Савченко Русиянең ике хәрбиенә алмаштырылды һәм Киевка кайтты.

Украина хәрбие Надежда Савченко Русиянең ике хәрбиенә - Евгений Ерофеев һәм Александр Александровка алмаштырылды һәм Украина президенты очкычында Ростовтан Киевка кайтты. Бу турыда үз чыганагына таянып Reuters агентлыгы хәбәр итте.

Русиянең Russia Today каналы хәбәр итүенчә, Украинада террорчылыкта гаепләнгән Русия хәрбиләре Евгений Ерофеев һәм Александр Александров Киевтан Мәскәүгә кайтарылган.

Надежда Савченко 2014 елның җәендә Луһански янында Русиянең ике журналисты үтерелүгә катышы булуда гаепләнеп Русия мәхкәмәсе тарафыннан 22 ел төрмәгә хөкем ителгән иде. Бу гаепләүне ул кире какты. Савченко үзе һәм аның адвокаты Русия журналистлары белән булган хәлгә кадәр үк Надежданың сепаратистлар тарафыннан тоткарлануын, аннан соң Русиягә алып кителүен исбатлады.

XS
SM
MD
LG