Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур активистын Вконтактедагы комментар өчен тоткарлаганнар


Петербурда ФСБ хезмәткәрләре активист Артем Чеботаревны өенә килеп тоткарлаган. Ул Вконтакте челтәрендә язган бер комментар өчен дошманлык һәм нәфрәт хисләре тудыруда гаепләнә.

Петербур тикшерү идарәсе белдерүендә әйтелгәнчә, 36 яшьлек Чеботарев 2016 елның 7 февралендә Вконтакте сайтында дошманлык һәм нәфрәт хисе тудыруны, башка социаль төркемне кимсетүне максат итеп куйган мәгълүмат калдырган.

Битлек кигән ФСБ хезмәткәрләре егетне өенә килеп тоткарлый. Аны тоткарлау видеосы интернетка чыкты. Видеоязмада күренгәнчә, хезмәткәрләр ишекне шакып ача, Чеботаревны җиргә егып сала һәм документларын күрсәтә.

Фонтанка сәхифәсе хәбәр иткәнчә, Чеботарев "Ингрия" оешмасының активисты булып тора. Анда катнашучылар "Ингерманландия"нең (Петербур шәһәре һәм Ленинград өлкәсе кергән территория) Русиядән аерылуын тели.

Чеботарев үзе "Бумага" сәхифәсенә әйтүенчә, аны "нәкъ менә шул карашлары өчен һәм оешманың башка әгъзаларын куркыту өчен" тоткарлаганнар. Активистны тиздән җибәргәннәр, ләкин аны тоткарлау видеосы интернетта шау-шу тудырды.

Русиядә интернет иреген чикләү кампаниясе соңгы елларда көчәйде. Егермедән артык кеше социаль челтәрләрдәге төрле активлык өчен хөкем ителде яки рәсми рәвештә җәзага тартылды. Селфи өчен эштән куылу, репост өчен штраф сугу, лайк өчен тентү очраклары булды.

Шул очракларның берничәсен искә төшерип үтик.

2015 елның 2 февралендә Чуашстанда оппозиция активисты Дмитрий Семеновка эксремизмга чакыру өчен гаепләү белдерелде. Ул Вконтактеда Дмитрий Медведевның кавказ папахасы кигән, гарәп шрифты белән "Смерть русской гадине" дип язылган сурәтен репостлаган иде.

2014 елның 23 маенда Казан ватандашлар берлеге җитәкчеләренең берсе Борис Бегаевка интернетта “Бердәм Русия” һәм Путинны тәнкыйтьләгән видео урнаштырган өчен экстремизмда гаепләү белдерелде.

2014 елның 14 маенда Чиләбедә яшәгән “Демократический выбор” партиясе әгъзасына карата “Правый сектор” мөрәҗәгатен репостлаган өчен җинаять эше ачылды.

2014 елның 9 январендә популяр блогер Сергей Мухамедов белдергәнчә, аны Сочи олимпиадасын тәнкыйтьләгән өчен экстремизга каршы көрәшү бүлеге хезмәткәрләре килеп тикшергән.

2012 елда Казанда яшәгән Витольд Филиппов Вконтактеда "Американская история Х" фильмыннан күкрәгендә свастикалы геройның сурәтенә лайк куйган өчен хөкем ителде һәм 1000 сум штрафка тартылды. Ул вакытта матбугатта шулай дип яздылар да: Русия тарихында беренче тапкыр ватандашны лайк өчен хөкем иттеләр.

Дөньяда кеше хокуклары торышын күзәтеп баручы, хөкүмәттән бәйсез Freedom House оешмасының 2015 ел хисабына караганда, дөньяда интернет иреге тагын да кимегән.

Оешма интернет ирегенең инде биш ел рәттән кими баруын белдерә. Интернетта җәмәгатьчелек мәнфәгатьләренә кагылышлы мәгълүматны чикләүче, күзләүне арттыручы, шәхси мәгълүматны саклау системнарын җимерүче хөкүмәтләрнең арта баруы әйтелә бу хисапта.

XS
SM
MD
LG