Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрек ширкәтләрен Болгардагы төзекләндерү эшенә җәлеп итү тыелган


Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач(түбәтәйле) Болгар җыенында
Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач(түбәтәйле) Болгар җыенында

Төркиягә караган һәм әлеге ил контролендә булган ширкәтләрне төзекләндерү һәм археологик эшләргәр җәлеп итү тыелган.

Төркиягә нинди дә булса кагылышы булган ширкәтләр Болгар һәм Зөядәге тарихи корылмаларны төзекләндерүдә катнаша алмаячак. Бу хакта Русиянең тендерлар бирү сайтында әйтелә.

Корылмаларны төзекләндерү һәм археологик эшләр алып бару тендеры 130 миллион сумга якын. Җиңүчене инде 14 июньдә үк билгеләмәкчеләр.

Чик бозган өчен Русиянең СУ-24 очкычы бәреп төшерелгәч, Мәскәү һәм Анкара арарсында мөнәсәбәтләр кискенләште, Русия Төркиягә карата чикләүләр кертә башлады.

XS
SM
MD
LG