Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Эхо Москвы" радиосына полиция вәкилләре килгән


Полиция вәкилләре Алексей Навальныйга карата ачылган җинаять эше нигезендә баш мөхәррирдән сорау алу өчен килгән.

"Эхо Москвы" баш мөхәррире Алексей Венедиктов оппозиционер Алексей Навальныйга ачылган җинаять эше нигезендә полиция хезмәткәрләренең радиога килүләрен әйтте.

19 май көнне Мәскәү полициясенең Навальныйга яла ягуда гаепләп җинаять эше ачылуы турында билгеле булды. Навальныйны «Магнитский исемлегенә» кертелгән Русия эчке эшләр министрлыгының элекке тикшерүчесе Павел Карпов шикаять иткән. Навальный интернеттагы "Каста неприкасаемых" фильмында Hermitage Capital фонды юристы Сергей Магнитскийның үлемендә тикшерүченең катнашлыгы булуын искә алган иде.

Карпов шикаятендә 10 март көнне Мәскәүннең Мещанский мәхкәмәсе карары белән фильмдагы мәгълүматлар дөреслеккә туры килми һәм аның абруен төшерә дип әйтелә. Шуңа да карамастан, Карпов сүзләренчә, әлеге ролик урын алган мәкаләләргә сылтаманы Навальный үз сәхифәсендә һәм «Эхо Москвы» сәхифәсендә таратуны дәвам иткән.

XS
SM
MD
LG