Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман дөньясында Ураза гаете

6 июнь мөселманнар Рамазан аена керде. Быел ураза елның иң озын көннәренә туры килә. Азатлык бу айда уразага бәйле хәбәрләрне җанлы блог рәвешендә тәкъдим итә.

Таҗикстан башкаласында рамазан аенда мохтаҗларга ипи бушка таратыла

Дүшәнбедә рамазанда бушка ипи тараталар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:09 0:00

Әфганстанда рамазан аенда гына махсус ипи пешерәләр

Уразада кинога йөриләрме? Ничек кенә!

Ел саен мөселман илләрендә рамазан аенда кинога йөрү кими дип санала. Дин әһелләре бу айны күңел ачмыйча гыйбадәттә уздырырга куша. Әмма Гарәб Әмирлекләрендә беренче тапкыр кино күрсәтүчеләр быелның иң зур премьераларның берсен чыккан көнне үк күрсәтәчәкләр. 16 июньнән алып "Дорины эзләү" ("Нимоны эзләү"нең дәвамы) фильмын ифтарга кадәр яки ифтардан соң төннә карап булачак. Кино театрлары аны күрсәтү вакытын шулай билгеләгән.

Төркиядә синагогада ифтар

Төркиянең Эдирне шәһәрендә узган ел төзекләндерелгән борынгы синагога ачык һавада ифтар мәҗлесе оештырды. Мәхәлләдә бер генә яһүд гаиләсе яши. Ифтарга шәһәрдәге мөселман һәм христиан дин әһелләре, сәясәтчеләр һәм гади мөселманнар чакырылган иде.

Казанда 1908 елда төзелгән һәм 2013 елда татар эшмәкәре Рәүф Хәсәнов тарафыннан төзекләндерелгән "Милләт" басмаханәсендә ашханә һәм кунакханә бар, ифтарлар уза

"Милләт" басмаханәсендә ифтар ашы үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:42 0:00

Лүбнәндә рамазан ае өчен махсус ширбәт ясыйлар

Госманлы империясе чорында уйлап табылган дип саналган ширбәтне хәзер Төркиянең кайбер өлешләрендә һәм Лүбнәнда (Ливан) гына ясыйлар. Лүбнәндә рамазан ае өчен махсус үлән ширбәтләре чыгарыла.

Босниядә күмер казучылар җир астында авыз ача

Социаль челтәрләрдән...

дәвам

XS
SM
MD
LG