Рамазанда балалар өчен махсус мохит тудырдык
Германиягә килүебезгә ун ай тулды, рамазанны беренче тапкыр чит илдә уздырабыз. Алманнарның күпчелек бәйрәмнәрен дә, аларны ничек уздыруына да шаhит булдык. Раштуаны ай буе көтүләрен дисезме, яктырткычлар бәйрәме, карнавалмы – барысы да балаларны уйлап эшләнә. Алар өчен махсус бер мохит тудырыла. Безнең балалар шуңа бик кызыгып йөрде.
Үзебезнең изге ай-гаетләребез дә, hичшиксез, бала күңеленә үтеп керерлек итеп уздырылырга тиеш, дигән фикергә килдек. Рамазанга житди әзерләндек. Иң элек Рамазан көндәлеге булдырылды. Һәр көн балалар өчен кыскача дини текстлар яздык, алар нигезендә биремнәр башкарырга кирәк. Интернет челтәреннән күп кенә иҗади идеяләр табылды. Барысын да утыз өлешкә бүлеп, пакетларга тыктык. Көн саен көндез, балаларның өйгә кайтуына, аларны ике пакет көтеп тора. Берсендә биремнәр булса, икенчесендә – тәмле күчтәнәч яисә кечкенә бүләкләр. Аңлашыла, икенче пакет, биремнәр үтәлгәч кенә ачыла. Кечкенә бүләк дигәннән, кайчак аны үз куллары белән ясарга да тәкъдим итәбез. Иҗади башкарылган тәсбих, китап кыстыргычларын балалар бик хуп күрде. Соңгы вакытта балаларда Аллаh Тәгалә хакында җитди сораулар туа башлады. Бу сәбәптән йорт диварына агач кәүсәсен ясап ябыштырдык. Көн саен Аллаhның ике-өч исеме хакында сөйләшеп, Ходайның матур исемнәрен яфракларга язып кәүсәгә беркетәбез. Һәр исемгә багышлап, алдан ук китапчык әзерләнә. Ай ахырында стенабыз матурланып китәр дип өметләнәбез. Рамазан – Коръән ае. Шуны исәптә тотып, балаларның hәрберсенә Коръән тәкъвимен башлаттык. Бала ижади календарьда язылган сүрәләрне кабатлап, өйрәнә алса, сүрәләр урыннары буяла да матур бер фигура килеп чыга. Бик кызык!
Бөтен бу эшләрне башкарып чыгуга якынча ике сәгать вакыт китә. Беренче көннәрдә бераз авырсынсак та, хәзер балалар үзләре теләп, биремнәр сорап йөри. Бу гамәлләр Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен башкарылып, киләчәктә матур нәтижәләргә китерсен иде.
Аделия, Штутгарт
Нью-Йоркта "Паркта ифтар"да катнашучылар Орландо һөҗүме корбаннары рухына дога кылды
Берлинда качаклар лагерендә ифтар
Ураза һәм опера
Көннең беренче яртысында матур гына йөрим кебек, әмма төштән соң хәл китеп ала. Иртән тора алмыйча интегәм. Башкалар ничек уяна икән ул? Әллә мин генә йокыны туйдыра алмыйммы? Мин генә шундый булсам, оят. Башкалар да минем кебек йокы белән көрәшкәнен белсәм, яшәүләре җиңелрәк булыр иде.
Соң ятыла, кешегә тәүлегенә 4-5 сәгать җитә дип йокыга китәсең. Башны йокыга яңа гына төрттем дисәң, кабәхәт телефон шалтырый башлый. Төймәсенә басам да үземә тагын 10 минут бүләк итәм. Телефон әшәкеләнә. Миндә үземне җәлләү барлыкка килә, тагын юмартлык хисе туу белән 10 минут йокы өстәлә. Будильник ару белми, аның белән көрәштә һаман саен җиңеләм дигән үкенү хисләре белән ярым йоклаган, ярым уянган килеш бимазаланып ятам. Каһарман булырга тырышам. Бар көчне җыеп карават кырыена шуышам да башымны идәнгә таба чалкан салындырам. Кан тизрәк төшәр дә мин тизрәк уянырмын дип уйлыйм. Бераз булыша. Аз гына җыелган бензин эңгер-меңгер килеш душка кадәр барырга җитә. Салкын душ миннән кеше ясый.
Ел дәвамында бик күп ит ашыйбыз дигән фикер белән быел уразаны яшелчә бодай белән генә уздырам. Шулай дигән идем. Хәзер күпмегә түзә алырмын – белмим. Сигезенче көнгә минем уйлар гел итле ризык тирәсендә. Шамил Аляутдинов бик матур һәм ышандырып сөйли. Аның табынында солы боткасы, финиклар, катык. Мин дә шул рационны тотарга тырышам. Дөрес булсын әле дим. Шулай дип уйлыйм, әмма менә бу җөмләләрне ифтарны ит ашап уздыруымны күз алдына китереп язып утырам.
Кичә галәмәт булды. Илдар Абдразаковның концертына бардык. Матур җырлый, искиткеч. Миңа да ошады, кул чабабыз рәхәтләнеп, күңеле булсын җырчының да, үзебезнеке дә дип тырышабыз. Тамашаның икенче өлешендә Бизе, Верди, Россини әсәрләре башкарыла. Күзләр сәхнәгә төбәлгән, ә уйлар? Ә уйлар, каһәр – ашауда! Россининың көйләре вальска тартым, бик матур. Оркестр өстендә вафелька белән печенькалар, пончиклар, маффин белән кекслар йөзә башлады. Алар шундый күүүүүп һәм шундый матур итеп әйләнәләр, җитмәсә тамаша залына ваниль исе таралды һәм бу тәмнүшкаларның барысы да миңа таба йөзә кебек. Татар буларак, өчпочмак белән пәрәмәчләрне күзләргә тырышам, әмма алар берничек тә нәзәкәтле Россини музыкасына туры килми икән. Каршымда гел җиләк глазурьле донатиклар бии. Тыпырдап бии торган, яки авыз тутырып җырлый торган “Эх, алмагачлары” җырында гына бәлеш күзаллана дисәң, юк икән. Татарлык барыбер җиңде. Нинди көй генә булмасын, классикамы, татар халык җырлары яки попсамы - барыбер күз алдында әни пешергән тутырылган тавык, алма, кара җимешле каз, калҗа-калҗа итеп киселә торган елкы ите күз алдына килеп басты. Бер мизгелдә фейсбуктагы фин татары Атик Алиның төрек кебаблары искә төште. Төтене күзгә керә, ачыта хәтта. Скрипка, виолончель смычоклары да түгел, ә шашлык шампурлары. Вакыты җиткәч, даруымны – финикны кабам һәм вафелька белән почниклар да, тавык белән каз да эреп юкка чыга, алар урынына – җырчы белән дирижер. Гафу итсен мине Абдразваков һәм опера сөючеләр, әмма тамашаның соңгы өлеше кулинария белән бәйле булды. Шамил хәзрәт тә гафу итсен, әмма Алла бирса бүген ит ашамый булдыра алмасмын кебек.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ульян өлкәсе Сабакай авылында мәчеткә өлкәннәр генә йөри
Сембердән 93, Казаннан 273 чакрым ераклыкта урнашкан Сабакай авылында 3 меңләп кеше - татарлар, руслар һәм чуашлар яши. Тәравихка килүче өлкәннәр кайчандыр җомга намазларын өйдә генә качып укыганнарын искә төшереп утыра.
"Ярдәм" - без күрмәүчеләргә түгел, алар безгә ярдәм итә
Вообще, с каждым посещением этого места меня посещают интересные мысли. Я понял, что название этой мечети "ярдэм" не потому, что люди помогают незрячим, а, наоборот, люди с ограниченными возможностями напоминают тебе, что твои проблемы-это пустяки, и тем самым помогают тебе!!! Эти мысли приходят, когда муазин- слепой человек, а с тобой в рядах на таравихе, где читают джуз, стоят слепые люди... Дай Аллах всем Своё довольство, Амин!
Айрат Касимов, Казан
Татарстанның Биектау районы хакимияте башлыгы йөзләгән кешегә ифтар оештырды
Германиядә төрекләр һәм боснияләр тоткан мәчетләр актив
Германиядә Рамазан алдыннан төрле мәчетләрдә ярминкәләр узды. Төрек, боснияләр мәчетләре бу эштә иң актив. Ураза керер алдыннан hәр мәчет диярлек намаз-ифтар вакытларын бастырып чыгарды. Сүз уңаеннан, Штутгардта манаралы мәчетләр юк, әмма төрекләр манаралы матур мәчет төзергә ниятли. Тәравихлар уздырыла. Ураза аендагы махсус намаз бик сонга туры килгәнгә күрә, эшли торган халык сүлпән, мәчетләр тулы түгел. Боснияләр җыелган мәчеттә тәравих кына укыла, Көръәнгә хәтем чыгылмый, озакка китәр дип уйлыйлар. Бу гыйбадәтханәгә авыз ачарга мөселман булмаганнарны да чакыра, ифтарга полиция, янгын сүндерү хезмәтләре кешеләре дә килә. Табынга мөселманнар үз милли ризыгын алып килә. Монда “интеграция” белән “адаптация”, бер-береңне танып белү кирәклеге турында бик күп сөйләргә яраталар. Артыгы белән. Пакыстан мәчетенә Британиядән килүчеләр дәгъват кыла. Аларга урын кирәк дип хатын-кызларның бүлмәсен алдылар. Мөслимәләр Кадер кичәсендә дә мәчеткә килә алмабызмы дип борчыла. Монда сәдака бирү дә кызык. Аның өчен аерым оешмалар бар. Берәр сәбәп булса, хат язалар, акчаны тыгып җибәрер өчен чиста конверт та кыстырылар. Зәкәт, фитрны да алар аша бирергә мөмкин. Алар – ышанычлы оешмалар. Тупланган акчаны ачлыктан, сусызлыктан интегүче мөселманнар илләренә җибәрәләр.
Аделия, Штутгарт, Германия