"Лексик бәхәс" вакыты
Хөрмə һәм дөя сөте рәсемен "Мишәр очы" төркеменә куйганнар. "Ə сездə ничек əйтəлəр ("финик"ка и "верблюд"ка)?"
Казанның Ярдәм мәчете
Питтсбург татарларыннан Рамазан сәламе
Зәй ифтары
Зәй шәһәрендә беренче тапкыр шәһәркүләм авыз ачу оештырылды. Анда 200дән артык кеше катнашты.
Бәйрәмгә әзерлек
Рамазан бәйрәменә инде әзерлек башланды. Шәмәрдәндә балалар өчен менә шундый кызыклы програм оештыралар:
Күпләр ял итәргә яраткан Кандракүл буенда мәчет ачылды
"Истанбул өчен дога кыл"
Инстанбул Ататөрк һава аланында булган шартлаудан соң интернетта "Истанбул өчен дога кыл" рәсемнәре киң тарала башлады.
Ураза: качып ашаган хөрмә
Ураза дигәч тә капыл итеп минем күңелгә хөрмә җимеше һәм Хәмдениса әбекәйнең уразасын боздыруыбыз искә төшә. Әфлисүн, шәфталу һәм башка җиләк-җимеш авыл баласының төшенә дә кермәгән заманнарда үстек без. Белгәнебез шул алма белән чия дә хөрмә җимеше (финик). Бик сирәк, елга бер тапкыр гына татар өенә кергәндер инде ул. Керсә дә әнә шул ураза вакытында.
4-5 яшьләр тирәсе булгандыр Хисаметдин бабай авыз ача. “Социалистик Татарстан” газетаның бер өлешенә төрелгән хөрмәләрдән ике-өчне ала да, берсен нәүмиз булып карап торганга миңа бирә. Аннан теге төргәк шылт юкка да чыга. Күңелне кытыклый бит тәки теге хөрмә дигәннәре. Тәмле бит! Чәйнәп җибәргәч авыздан суларны китерә. Аннары төшләреннән тәсбих та ясыйлар бит әле! Безне кыздырып тишәләр дә җепкә тезәләр. Аннары әбием дә, бабаем да иреннәрен лепердәтеп “Лә Илаһы Иллалаһы...”ны суза. Кырык кат санадым инде мин аны. 33 төш анда. Бабай күрмәгәндә караватта калган тәсбихының төшләрен авызга кабып суырып та карадым... Кызганыч, хөрмә тәме килми икән шул.
Гәҗиткә төрелгән хөрмәне бабай кая куйды икән? Эх, тагын берне генә кабып карарга, ә? Берне кабып җибәргәннән сизмәс әле! Бабай өйдә юк чагында ду китереп эзләргә керешәм. Эленеп торган шкаф эчендәге савыт-саба, караваттагы мендәр аслары - берсе дә калмый. Табып кына булмый бит! Өметләрне өзеп тәрәзәдән урамга багам. Каршы йорттагы Зөлфияләрнең дә хөрмәләре бармы икән? Уйнарга чыккач үзеннән сорармын әле. Шалт итеп күз үзебезнең тәрәзәнең өске ягына төшә. Аның анда өскә кадакланган тактасы бар. Бабай кайчак акчасын шуның артына кыстыра иде бит. Тукта әле, хөрмә дә анда түгелме икән? Мәче тизлеге белән карават башына менеп китәм, ә аннан тәрәзә өстенә кул җитә дә җитә. Кечкенә генә бармакларым кәгазьгә төрелгән нидер барлыгын сизгәч куаныч күкләргә аша. Төргәкне ипләп кенә алып гәҗитне ачып җибәрәм – әнә алар җәннәт ризыклары! “Сүзне тыңласаң, гел уенга чапмасаң, теге дөньяда җәннәттә хөрмә ашап кына торасы икән бит!” дип бабай әйткән иде. Әле монда күп икән дип, шалт икене авызга шудырам да, тиз генә төреп, ялт иткәнче үз урынына менгереп куям. Авызда хөрмәнең кабатланмас тәме, ә мин урамга уйнарга очам...
Күп еллар үтсә дә бу шуклык хәтердән чыкмый. Бабам санап куйган булгандыр бит ул хөрмәләрне... Һәр авыз ачканга, бәлки, икешәр булгандыр? Ул заманнарда кыйбат тордымы икән ул? Кибеттә саттылармы икән? Җавапсыз сораулар күп әле дә. Иртәләрен “Кичер, бабам” дим дә, белгән сүрәләрремне укып эшкә кузгалам.
Наил Алан, Прага