Австралиядә ураза кышка туры килгән
Быел Рамазан Көньяк Австралия кышына туры килде. Көндез температура 20 градус җылы, төнлә +4кә кадәр төшә. Бик салкын! Иртәнге сәхәрне 5 сәгать 54 минутта тәмамлыйбыз. Авыз ачу исә кичке 5 сәгатьтә 16 минутта. Мин яшәгән йорттан 1,5 чакрым ераклыкта мәчет урнашкан. Ул манарасыз. Аны Малайзия мөселманнары төзеде, ачты. Тәравих намазалырына мин шунда йөрим. Гаеткә исә кем кайда тели, шунда бара. Әл Хәлил исемлә Җәмигъ мәчете бар. Аңа да халык күп җыела.
Татарлар да, Аллага шөкер, ураза тота. Ифтарларны да оештыра. Мәчеттәге ифтарларны төрек, үзбәк, уйгыр, төрекмәннәр белән берләшеп ифтар ашаларын уздыралар.
Өйдә узган ифтарларга татарлар гадәттә тавык шулпасында пешкән токмачлы аш, пылау, куырдак әзерлиләр. Яшелчәләр белән куырылган ит, итле коймак, пәрәмәч, сумса, паштет, беләшләр әзерлиләр.
Гает бер көнне генә булмый, ул бер атнага да сузылырга мөмкин. Гает намазыннан соң татарлар гадәттә зиратка бара, анда дога кылабыз. Австралиядә яшәүче татарларның Гает үзенчәлеге шунда, бу көнне балаларга зур бүләк бирәбез. Ул Гает бүләге дип атала. Корбан Гаетенә дә бүләк тапшырыла.
Австралиядә Рамазан аенда хөкүмәте дә мөселманнарга карата игътибарлы. Дәүләт тә ифтарлар уздыруда катнаша. Гает уңаеннан мөселман җәмгыятьләренә котлау открыткаларын юлларга онытмыйлар. Һәр елны Австралия парламенты да Гает уңаеннан мөселман җәмгыятьләре башлыкларын кунакка дәшә, котлауларын җиткерә. Бу – күптәннән килгән бик матур гадәт.
Ирек Гариф, Аделаида
Рамазан могҗизалары
Кадер кичәсе кайтавазы
Рамазанның соңгы ике көне калды..
Барысы да Гаетне мул табын белән каршы алсын иде
Татарстан Диния назарәте мохтаҗларга күчтәнәчләр әзерли
Ә сез Ураза гаетенә тәбрикләмәләр, хатлар язасызмы?
Токиода татарлар салган мәчет. Рамазан аенда гыйбадәт кылу
“Әби, сөтең бит әчегән!”
4-5 яшьлек бала-чаганың урамнан кайтып кермәгән чагы. Ярый, безне – өч малайны Хәмденисә әбекәй үз итә әле. Зөфәр белән Рөстәмнең әбисе ул. Өйләре безнең бакча башында. Хәмденисә әбинең ире минем әби белән бертуган булган. Кыскасы, без – туганнар. Әле җитмәсә өйләр дә кул сузымы гына. Ураза вакытлары... Җәйге эссе көннәр. Су коенып, хәлдән таеп Зөфәрләргә элдертәбез. Безгә бөтенесе ярый тагын үзе.
Баскычтан күтәрелгәндә ишек төбендәге комган борыныннан гына тамакка су җиппәрәбез дә, салкынча өйгә үтәбез. “Әби, тамак ачты!” “Хәзеееер, балакайларым!” дип әби суза. Инде без өстәл тирәсендә мәш киләбез. Күкәй, ипи һәм баллы чәй. Шуларны ашыйсың да тамак та тук. Хәзер этлек кенә эшлисе кала. Зөфәрләрнең өйләре зур түгел. Кырыйдарак зур мич, чаршау артында мичарты. Өчәүләшеп “этлек планы” корырга китәбез мичартына. Зөфәр: “Әйдә, әбинең авызын ачтырабыз!” Аның энесе Рөстәм бездән кечерәк. Ул: “Әтигә әйтәм”. Мин: “Авызыңны ачып кара су коенырга аппармыйбыз!”
Уртак план әзер. “Әби, сөт эчәсе килә!” дип әйтәчәкбез. Дөбердәшеп мич артыннан чыгабыз да шундук Хәмденисә әбигә үтенечне җиткерәбез. Ул ялт итеп кенә чоланда торган сөтле банканы алып керә. Башта Зөфәр эчә. “Әби, әчегән бит буууу!” дип борынын җыера. “Нишләп әчесен инде, балакайлар, әле баздан апменеп куйдым бит мин аны!” “Әби, әчегән инде, әчегән!” дип тезеп китәбез. Безнең шау-шуга Хәмденисә әбинең тиз генә биреләсе килми, үзе сизмичә өч литрлы банканы кулына алып сөтне тәмләп карый. Без тын да алмый ни булыр икән дип көтәбез. “Чукынчыклар, үтерәм мин сезне, уразамны боздыгыз бит!”дип әрли башлый. Әмма анысы да озакка түгел.
Хәмденисә әби дә күптән бакый дөньяда инде. Ул заманнар дин тыелган чорлар иде. Ураза тоту да ярамады, намаз укулар да тәрәзәне каплап кына башкарылды. Җитмәсә без бала-чага үз этлегебез белән исламның болай да кыен юлындагыларга аяк чалып торганбыз бит... Балачага юләрлеге. Кичер, Ходаем!
Наил Алан, Прага