Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прага Сабантуенда җырладылар да, еладылар да

Прага Сабантуе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:43 0:00

Прага Сабантуе

4 июнь Прагада Сабантуе узды. Милли бәйрәм Чехия башкаласында инде унөчөнче тапкыр уздырылды. Кунакка Германия, АКШтан да татарлар килде.

Өченче ел рәттән Чехия татарлары Прагадан ерак түгел урында – Бубовице авылында Сабантуй бәйрәменә җыела. Моңа кадәр милли бәйрәм ун ел дәвамында башка җирдә уза иде. 12 сәгатькә билгеләнгән бәйрәмгә инде барысы да әзер иде. Кунакларны Татарстан, кырымтатар байраклары каршы алды. Сабантуй билгесе – чигүле Казан сөлгесе түрдә булды. Алан да бәйрәмчә бизәлгән.

Бер якта хатын-кызлар табын янында мәш килде. Аларның кайсысы өчпочмак пешергән, кемдер чәкчәк әзерләгән, өстәл сумса, гөбәдия, вак бәлеш, пәрәмәч, кош теле, уралмалардан сыгылып торды. Аланның бер кырыенда самавырлар кайный. Бу да – Прага Сабантуеның бер бизәге. Күмер белән кайнатылган самавырдан чәй эчү матур гадәткә әверелде. Бәйрәмгә килүчеләрдән иң тәмлесе нәрсә булды дип сорасаң, “Пәрәмәч белән үләнле чәй!”, диләр.

Самавыр - Прага Сабантуе бизәге
Самавыр - Прага Сабантуе бизәге

Чит илләрдә Сабан туе нигездә пикник рәвешендә уза. Биредә дә үзләре белән келәм, җәймә алып килүчеләр бар иде, алар йомшак үләнле җиргә урнашуны хуп күрде. Әмма җәелеп утыру озакка сузылмады, Сабан туе бүләк җыю белән башланды. Бу күңелле күренешләрнең берсе булды. Төсле һәм чигүле сөлгеләр бәйләнгән озын колганы тоткан алып баручы белән гармунчыга Сабан туена килгән барлык бала-чага иярде, алар килгән кунакларның төркемнәре янына килеп танышты, исемнәрен әйтеп кайдан килгәннәрен сорашты. Кунакларның һәрберсе Сабан туе бүләген тапшырды. Кем колгага сөлге, тастымал бәйләде, кемдер татлы ризыклар белән уртаклашты, Германиядән килгән кунаклар уеннардагы җиңүчеләргә дип билгеләнгән үз бүләкләрен биеп тапшырды.

Бүләк җыю
Бүләк җыю

Бүләкләр туплангач, Сабан туена җыелган халык “Туган тел” җырын башкарды. Бу үзенә күрә – бәйрәмнең рәсми рәвештә ачылуына ишарә. Татарстанның Чехиядәге сәүдә һәм икътисад вәкиле Зөфәр Абдулгалиев җыелган халыкка рәхмәтен белдереп, Татарстан президентының котлау хатын җиткерде. Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясе мөдире Рим Гыйлфанов та Сабан туе чарасы белән котлап, бәйрәмгә килүчеләр саны елдан-ел арта дип билгеләде. Иң кызыгы – Сабан туе алдыннан Чехиядә туктамый диярлек яңгырлар яуды, ә татарлар җыелган бәйрәмдә, алдан килешкәндәй, күк аязланды. Сабан туенда чыгыш ясаучылар, кемдер очкычлар белән яңгыр болытларын куа, ә Прагада исә дога белән генә эш итәләр дип шаяртты.

Көянтә белән су ташу
Көянтә белән су ташу

Бәйрәм балаларның күзләрен бәйләп бүләкләр кисү белән башланды. Анысы бетүгә оештыручылар инде башка уеннарга әйдәли башлады. Бәйрәмдә алып баручы вазифасындагы Азатлык радиосы журналисты Наил Алан башта балаларны, аннары өлкәннәрне авызга йомырка салынган кашык кабып йөгертте. Чираттагы уен – көянтә белән су ташу. Яшь буын арасында көянтәнең нинди максатта кулланылуын белмәүчеләр күп булып чыкты. Кайберәүләр хәтта - бу сэлфи төшерә торган яңа таяк түгел микән дип килеп карады. Шуңа күрә башта осталыкларын өлкән буын апалары күрсәтте. Аннары инде кызлар да, егетләр дә үзләрен сынап карар өчен чиратка басты. Ирле-хатынлы да бәйгедә катнашучылар булды. Сүз уңеннан, егетләр бу эштә җитезрәк булып чыкты.

Рөстәм Маликов (с) һәм Айдар Вәлиев
Рөстәм Маликов (с) һәм Айдар Вәлиев

Прага Сабан туеның мәртәбәле кунаклары – Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Маликов, баянчы-музыкант Айдар Вәлиев белән җырчы Илүсә Хуҗина. Айдар гармунда бер күңелләрне айкап чыгарырлык итеп милли көйләрне сузды, бер өздереп бию көйләрен уйнады. Прагада яшәүче опера җырчысы Галия Ибраһимова: “Биемичә ничек түзеп утырып була?” дип мәйдан уртасына төшеп биеде. Аңа карап башкалар да түзмәде – биеп рәхәтләнде!

Мәйданның игътибарын җәлеп иткән тагын бер чыгыш – Рөстәм Маликовның курай белән кубызда “Сагыну” композициясен башкаруы. Аны мәйданнан озак җибәрмәделәр. Халык күңеленә үтеп керә белде сәхнә остасы! Илүсә Хуҗина “Көтәм сине”, “Сәрбиназ” җырларын башкарды. Аны да яратып кабул иттеләр, җырчы белән фотога төшәр өчен чиратка тезелделәр.

Җырчы Илүсә Хуҗина
Җырчы Илүсә Хуҗина

Чүлмәк вату уены да, капчык киеп сикерү дә Сабан туеның яраткан уеннары. Бүләкләрне таратырга өлгер генә! Идел-Урал төбәкләрендәге Сабан туенда мәйданны бер урынга туплаучы киеренке бәйге көрәш булса, Прагада бу – аркан тарту. Башта балалар үзара ярышты, аннары мәйданга баһадир егетләр чыкты. Чехия татарлары белән Алмания татарлары үзара көч сынашты. Соңгылары җиңде. Соңгы аккорд булып кызларның егетләр белән аркан тартышуда көч сынашуы булды. Анда әллә кызлар, чыннан да, көчле булды, әллә егетләр махсус биреште, белмәссең, әмма ахыр чиктә җиңүче дип татар егетләренең көче белән татар кызларының матурлыгы дип игълан ителде.

Кырымтатар музыканты, баянчы Сәрвәр Абкеримов
Кырымтатар музыканты, баянчы Сәрвәр Абкеримов

Милли уеннар белән бергә Прагада күмәкләшеп җырларга да яраталар. Кырымтатар музыканты, аккордеончы Сәрвәр Абкеримов милли көйләр уйнады, ул уйнаган көйләргә бәйрәмгә килгән кырымтатар кызлары милли биюләрен башкарды. Сәрвәр әфәнде “Әй, гүзәл Кырым”ны уйный башлавы булды, аңа кунаклар җыр белән кушылды. Көйләгәндә күңелләре тулып күз яшьләрен тыя алмаучылар да күп иде. Читтә казан татары да, кырымтатар да бер үк көйләргә, бер үк сагышка моңлана, шатлыгын да, кайгысын да бергә күтәрә.

Бәйрәм кичке бишкә кадәр дәвам итте. Германиядән Рузил Закиров: “Читтә яшәгәндә татарлар белән аралашу һава кебек кирәк. Бәйрәмнәргә аралашыр өчен ашкынып киләм, аннары ярты ел дәвамында айный алмыйм, күңел тынычлана алмый, гел татар мохитен сагына”, дип сөйләде.

Соңгы елларда Прага Сабан туена Чехиядә яшәгән төрекләр дә катнаша, быел да кунаклар арасында Төркия илчесе Әхмәт Бигали булды. Гомумән, биредәге татарлар үз бәйрәмен сәясәткә бәйләми, үз рәхәте белән оештыра, монда җирле чехларны да, украиннарны да, урысларны да күреп була.

Прагадагы милли бәйрәм гадәттәгечә татарларның үз көче белән оештырылды, чыгымнарны күтәрергә җирле эшмәкәрләр дә булышты.

Фотогалерея: Прага Сабантуе

Прага Сабантуе

Прага Сабантуен Татарстанның Чехиядәге сәүдә вәкиле Зөфәр Абдулгалиев президент Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын укып ачып җибәрде.
1/16 Прага Сабантуен Татарстанның Чехиядәге сәүдә вәкиле Зөфәр Абдулгалиев президент Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын укып ачып җибәрде.
Чехиядә яшәүче һәм елдан-ел ныграк оеша баручы татарлар узган шимбәдә Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуйга җыелды.
Илүсә Хуҗинаның күренүенә бу юлы да Прага татарлары аһ итте.
2/16 Илүсә Хуҗинаның күренүенә бу юлы да Прага татарлары аһ итте.
Чехиядә яшәүче һәм елдан-ел ныграк оеша баручы татарлар узган шимбәдә Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуйга җыелды.
Чехия татарларын әсир иткән һәм яшьләрнең кичке аерым очрашуына өметләнгән кайбер татар кызларының тынычлыгын бозган гармунчы Айдар Вәлиев Сабантуй бетмәстән ашыгыч рәвештә Азәрбайҗанга, Баку сабантуена очарга мәҗбүр булды. Казаннан көтелмәгән телефон шылтыратуы аның белән бергә килгән Рөстәм Маликовның да Европа белән бер көн озаграк хозурлану мөмкинлеген чикләде.
3/16 Чехия татарларын әсир иткән һәм яшьләрнең кичке аерым очрашуына өметләнгән кайбер татар кызларының тынычлыгын бозган гармунчы Айдар Вәлиев Сабантуй бетмәстән ашыгыч рәвештә Азәрбайҗанга, Баку сабантуена очарга мәҗбүр булды. Казаннан көтелмәгән телефон шылтыратуы аның белән бергә килгән Рөстәм Маликовның да Европа белән бер көн озаграк хозурлану мөмкинлеген чикләде.
Чехиядә яшәүче һәм елдан-ел ныграк оеша баручы татарлар узган шимбәдә Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуйга җыелды.
Уеннар балаларның күзләрен бәйләп бүләк кисүеннән башланды...
4/16 Уеннар балаларның күзләрен бәйләп бүләк кисүеннән башланды...
Чехиядә яшәүче һәм елдан-ел ныграк оеша баручы татарлар узган шимбәдә Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуйга җыелды.
...һәм йомыркалы кашык кабып йөгерү белән дәвам итте
5/16 ...һәм йомыркалы кашык кабып йөгерү белән дәвам итте
Чехиядә яшәүче һәм елдан-ел ныграк оеша баручы татарлар узган шимбәдә Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуйга җыелды.
Мул итеп әзерләнгән милли ризыклар шунда ук чын татар гадәтенчә бию белән яхшырак итеп урнаштырылды
6/16 Мул итеп әзерләнгән милли ризыклар шунда ук чын татар гадәтенчә бию белән яхшырак итеп урнаштырылды
Чехиядә яшәүче һәм елдан-ел ныграк оеша баручы татарлар узган шимбәдә Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуйга җыелды.
Прагадагы татар балалары да Сабантуйда милли биюләрне өйрәнеп үсә
7/16 Прагадагы татар балалары да Сабантуйда милли биюләрне өйрәнеп үсә
Чехиядә яшәүче һәм елдан-ел ныграк оеша баручы татарлар узган шимбәдә Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуйга җыелды.
Чәй әзерләүчеләр самавырга су өлгертә алмаганда ярышларда катнашучылар суны көянтә-чиләк белән кызык өчен генә анда-монда йөгертә
8/16 Чәй әзерләүчеләр самавырга су өлгертә алмаганда ярышларда катнашучылар суны көянтә-чиләк белән кызык өчен генә анда-монда йөгертә
Чехиядә яшәүче һәм елдан-ел ныграк оеша баручы татарлар узган шимбәдә Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуйга җыелды.
9/16
Чехиядә яшәүче һәм елдан-ел ныграк оеша баручы татарлар узган шимбәдә Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуйга җыелды.
Чүлмәк ватуда катнашырга теләүчеләр аеруча күп булды
10/16 Чүлмәк ватуда катнашырга теләүчеләр аеруча күп булды
Чехиядә яшәүче һәм елдан-ел ныграк оеша баручы татарлар узган шимбәдә Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуйга җыелды.
Кырымтатар музыканты Сервер Абкеримов аккардионда уйнап кырымтатар кызларын Хайтарманы биетте
11/16 Кырымтатар музыканты Сервер Абкеримов аккардионда уйнап кырымтатар кызларын Хайтарманы биетте
Чехиядә яшәүче һәм елдан-ел ныграк оеша баручы татарлар узган шимбәдә Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуйга җыелды.
Капчык киеп узышуны балалар башлады
12/16 Капчык киеп узышуны балалар башлады
Чехиядә яшәүче һәм елдан-ел ныграк оеша баручы татарлар узган шимбәдә Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуйга җыелды.
Прага Сабантуенда өлкәннәргә зуррак капчыклар бирелә
13/16 Прага Сабантуенда өлкәннәргә зуррак капчыклар бирелә
Чехиядә яшәүче һәм елдан-ел ныграк оеша баручы татарлар узган шимбәдә Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуйга җыелды.
Чехиянең биш татар егетен...
14/16 Чехиянең биш татар егетен...
Чехиядә яшәүче һәм елдан-ел ныграк оеша баручы татарлар узган шимбәдә Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуйга җыелды.
...Германиядән кунак булып килгән биш татар егете аркан тартышуга чакырды һәм җилләтеп кенә тартып алды
15/16 ...Германиядән кунак булып килгән биш татар егете аркан тартышуга чакырды һәм җилләтеп кенә тартып алды
Чехиядә яшәүче һәм елдан-ел ныграк оеша баручы татарлар узган шимбәдә Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуйга җыелды.
Күмәк фотога төшү өчен кунакларны җыю шактый озакка сузылды, әмма барыбер җыеп бетерә алмадылар
16/16 Күмәк фотога төшү өчен кунакларны җыю шактый озакка сузылды, әмма барыбер җыеп бетерә алмадылар
Чехиядә яшәүче һәм елдан-ел ныграк оеша баручы татарлар узган шимбәдә Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуйга җыелды.
Previous slide
Next slide
XS
SM
MD
LG