Франция президенты Франсуа Олланд Европа футбол беренчелеге вакытында террор куркынычы булуын таныды, әмма аннан курыкмаска чакырды. Чемпионат 10 июнь көнне ачыла. Уеннар 10 шәһәрдә үтәчәк. Аларда тәртип саклар өчен өстәмә 90 мең иминлек хезмәткәре җибәрелгән.
Узган елның ноябрендә Парижда булган террор гамәлләреннән соң Франциядә бүгенгә кадәр террор һөҗүмнәре куркынычы дәрәҗәсе югары иде.