Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә биш кешенең берсе ялын өйдә үткәрәчәк


Левада сораштыру үзәге хәбәр итүенчә, быел 20% ял вакытында өйләреннән чыкмаячак, 21% бакчага барачак.

Левада үзәге оештырган фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, быел 26% ялга барудан баш тарткан. 2000 елдан бирле бу беренче шундый югары сан. Сораштыруда катнашканнарның 20% ял вакытында өйдә калачак, 21% бакчага барачак.

Күрше шәһәр яки авылга 7% барып кайтачак. Сораштыруда катнашканнарның 5% Кавказга, 4% Кырымга барырга теләк белдергән. 59% алдагы елларда Кырымга барырга җыенмый.

Халыкның 3% ялларын чит илдә уздырырга планлаштыра. Узган ел чит илдә ял итүчеләрнең саны 6% иде. Сораштыру 27-30 май Русиянең 48 төбәгенең 137 шәһәр һәм авылында уздырылган. Анда 18 яшьтән олырак 1600 кеше катнашкан.

XS
SM
MD
LG