Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстанда мәчетләр һәм рестораннарда күп кеше катнашында ифтарлар тыелган


Ташкентта зур ифтар мәҗлесләре әле тыелмаган еллар
Ташкентта зур ифтар мәҗлесләре әле тыелмаган еллар

Халкы 90% мөселман булган илнең башкаласы Ташкентта инде бернчә ел зур ифтар мәҗлесләр уздыру тыйды.

Быел да Ташкент мэриясе мәчетләр, рестораннар һәм кафеларда күп кеше катнашында ифтар мәҗлесләре оештыруны тыйды. Бу киңәшне шәһәр идарәсенә Үзбәкстан мөселманнарының диния идарәсе биргән.

"Хакимият бу карарны безнең киңәшне истә тотып кабул итте, бу дәүләт сәясәте түгел", диде Азатлыкның үзбәк редакциясенә идарә рәисе урынбасары Абдулазиз Мансур. "Пәйгамбәр чорында ифтарга мохтаҗларны чакырганнар, безнең заманда ул ниндидер исраф мәҗлесләргә әйләнде, быел рестораннарда ифтарлар булмаячак", диде ул.

Моннан тыш күп кеше катнашында тәравих намазлары да укылмый. 18дән яшьрәк ир-егетләрне рамазан аенда гына укыла торган бу намазга кертмиләр. Чикләүләр Үзбәкстанда 2014-2015 елларда башланды. Өйдә ифтар уздыручылар мәхәлләдән рөхсәт алырга тиеш, өйләргә дә 20дән артык кеше чакыру тыела.

Бу күрсәтмәләр туры Үзбәкстан хөкүмәтеннән булмаса да, әлеге гамәлләрне хакимиятләр хуплый. Рәсмиләр моны яшьләрне төрле дини агымнарга кушылмавы өчен эшләүләрен әйтә.

XS
SM
MD
LG