Accessibility links

Мари Илендә өч авыл укытучысы тиешле булган акчаны мәхкәмә аша алачак


Укуны тәмамлап авыл җирендә эшли башлаган укытучылар дәүләттән тиешле пособиене алмагач мәхкәмәгә биргән.

Мари Илендә урта һөнәри һәм югары белем алып авыл җиренә эшкә киткән өч укытучы тиешле акчаны көтеп ала алмагач Сернур районы прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Район мәхкәмәсе яшь укытучыларның шикаятен канунлы дип тапкан. Прокуратурага тагын ике укытучы мөрәҗәгать иткән.

Республика кануннарына караганда, яшь белгечләргә хуҗалык эшләренә алты эш хакы күләмендә акча бүленергә тиеш. 2015 елның ахырыннан бирле Мари Илендә мәктәпләрне тотарга акча җитми башлады. 2016 елга укытучыларның хезмәт хакына дигән бюджет акчаларының да кирәгеннән азрак булуы ачыкланды. Бүгенге көндә укытучыларны җәйге ялга акча түләмичә җибәрәләр, дигән хәбәрләр бар.

Татарстанда да авылга эшләргә килгән укытучыларны торак белән тәэмин итү, моннан тыш хезмәт хакына өстәп 20% түләү кануны бар.

XS
SM
MD
LG