Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төбәк язучылары Казандагы берлекнең җитәкчел булуын сизми


Татарстан язучылар берлегенең XVII корылтае. 18 май 2012
Татарстан язучылар берлегенең XVII корылтае. 18 май 2012

16 июнь Татарстан язучылар берлегенең чираттагы корылтае үтә. Төбәкләрдәге татар язучылар берләшмәләре берлек эшчәнлегеннән канәгать түгел.

Татарстан язучылар берлеге әгъзалары 16 июнь чираттагы корылтайга җыела. Чарага төбәкләрдән дә берлек әгъзалары да чакырулы. Биредә бүгенге әдәбият торышы турында фикер алышачаклар, саллы чыгышлар да булуы көтелә. Әмма аннан бигрәк күбесе өчен берлеккә рәис сайлау мәшәкате мөһим чара булып тора. Рафис Корбанны кем алыштырыр да, язучылар белән кем идарә итәр, берлекнең эше ничек дәвам итәр дип фикерләшәләр, фараз кылалар. Корылтайда узган еллардагы кызу бәхәс, сүз көрәштерүсез дә булмас кебек. Язучылар бит, барысы да хисле!

Татар язучылары бер Татарстанда гына түгел, ана телебездә иҗат итүчеләр республикадан читтә дә бар. Шулай ук берлеккә кермәгән һәм үзләренең берләшмәләрен булдырып, аралашып яшәүче оешмалар да юк түгел. Андыйлар Төмәндә дә, Сембердә дә бар.

Менә алар күзлегеннән Татарстан Язучылар берлеге эшчәнлеге ничек бәяләнә икән? Алар корылтайдан ниләр көтә? Берлекнең эшчәнлеге нинди булырга тиешлеге хакында Азатлык Татарстаннан читтә иҗат итүчеләрнең фикерләрен белеште.

Татарстан язучылары Уфа татарларына: "Яза белмисез!"

Лилия Сәгыйдуллина – Башкорт дәүләт университетында озак еллар дәвамында татар теле укытучысы булып эшли. Танылган шагыйрә Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларының җыелышып әдәбият торышын тикшерүен абсурд дип саный. Әдипләр бергә җыелган икән, милләт үсешенең киләчәге турында фикерләшергә, алга таба ничек хәрәкәт итәргә мөмкин булуын билгеләргә кирәк дип саный.

Лилия Сәгыйдуллина
Лилия Сәгыйдуллина

"Язучылар берлеге ярдәмсез калган яки өлкән язучы-шагыйрьләргә терәк булып, аларга булышып тора икән, бу – файдалы гамәл. Башкортстанда мондый берлек формаль рәвештә эшли, аның ярдәме юк дәрәҗәсендә, абруе да шулкадәр генә. Шуңа күрә Татарcтан азмы-күпме бу юнәлештә эшли икән, бу мактауга лаек. Әмма бу гына җитми. Без Татарстаннан читтә яшибез, безнең күзлектән караганда Казандагы язучылар берлеге үз казанында үз проблемнары белән мәш килә. Уфа татарлары да, аның әдипләре дә аларны аз кызыксындыра. Бездә чыккан әсәрләр дә, киталар да кызык түгел. Уфа татарлары әдәбиятын танымыйлар.Татарстан әдәбияты безнең өчен ябык бер зона кебек.

Кызганычка, читләшү елдан-ел көчәя. Ерагаю стилистик аерымлыкларга кадәр барып җитте. Үзебезне ятим балалар кебек хис итәбез. Проблемнарны уртага салып сөйләшү юк, семинарлар, конференцияләр уза икән, чакырмыйлар. Китапларыбыз басылмый дибез, әмма алар “Менә бар бит!” дип башкорт телендә иҗат итүчеләрнең китапларын күрсәтә. Татарстанда кемнең китапларын бастырганын да аермыйлар.

Безгә турыдан-туры әгәр дә талантлы яза белсәгез, әсәрләрегез Татарстанда басылыр иде дип әйттеләр. Начар язабыз икән, тикшерелсен, анализ ясалсын иде алайса! Мин барысын да укып барырга тырышам, мисал өчен, татар әдәбиятында яшьләр үзгә бер төр белән яза, яңа сулыш барлыкка килде. Ә Башкортстанда традицион стильдә иҗат итү дәвам итә, бер-беребездән ерагая барабыз. Бу турыда сөйләшергә, уйлашырга кирәк бит.

Әдәбият турында сүз алып барганда көрчеккә терәлүебезне күрәбез икән, бу телгә бәйле. Телне һәм әдәбиятны аерым карау, хәл итү дә дөрес түгел. Уфа татарларының саны якынча 1 млн 200 кеше, әмма татар телендә аралашучылар 600 мең генә. Берничә елдан соң анысы да кимер. Шуңа күрә язучылар берлегенең төп мәсьәләсе без язганны укучылар каламы дигәнне хәл итү булырга тиеш. Берлек корылтаенда әдәбият турында сөйләшү абсурд дип саныйм. Кемгә кирәк безнең тар профессиональ проблемнарны тикшерү? Әдипләр бүген тел, милли мәгариф мәсьәләсен даими кузгатып, аны хәл итү юлларын эзләргә тиеш. Без флагман булырга тиеш. Иң үткен мәсьәләләрне күтәрү – безнең бурыч. Корылтайларда рәислек кәнәфие өчен тарткалаш урынына татар дөньясының киләчәген билгеләү турында фикерләшү булырга тиеш", диде ул Азатлыкка.

"Яңалык китерү максатыннан берлекнең элемтәгә чыкканы юк"

Ижауда яшәүче танылган шагыйрь, Удмуртиядә чыгучы "Яңарыш" газетында татарлар алдында торган җитди проблемнарны күтәрүче Гыймран Сафин да Казанга корылтайга җыена.

"Татарстан язучылар берлегенең төбәкләрдә бүлекләре, ни кызганыч, күп түгел. Минемчә, Чаллыда, Әлмәттә, Ульян өлкәсендә һәм менә Ижауда бар. Әмма берлеккә карата мактау сүзләре әйтә алмыйм. Без Татарстан язучылар берлегенә кергән биш язучы Удмуртиядә иҗат итәбез. Әдәбият көннәре үткәргәндә Татарстан берлегеннән дә вәкилләр чакырабыз. Алар киләләр, катнашалар, чыгышлар ясыйлар һәм шуның белән эш бетә. Үзләренең инициативалары белән безгә берәр яңалык китерү максатыннан элемтәгә чыкканнары юк", ди Сафин.

Гыймран Сафин
Гыймран Сафин

Аның сүзләренчә, әгәр төбәкләрдәге язучыларның берәр юбилее булса, алдан ук әзерләп җибәрелгән очракта берлек Татарстан акчасына китапларын да бастырырга мөмкин. Гыймран әфәнде китап чыгару эше юбилейларга гына төртелеп калмаска, ә әледән-әле чит төбәктәгеләрне бергә җыеп, әсәрләр анализланып, сайлап алынырга тиеш дигән фикердә. Гомумән алганда ул берлек идарәсенең иҗатта фатихалары файдага гына булыр иде дигән фикердә.

"Берлек язучыларның нинди темаларга язуы, аның актуаль булу-булмавы белән кызыксынырга тиеш. Ешрак очрашулар, язучыларның эш планнары белән кызыксынулар да файдага булыр иде. Кызганыч, болар эшләнми", ди Сафин.

"Берлек себертатар телендә язуыбызны хупласын иде"

Татарстан язучылар берлегенең Төмән өлкәсендәге себертатар язучылар берлеге белән бөтенләй элемтәләре юк. Төмәннәр киләчәктә үзләре элемтәләр урнаштырырга җыена. Бу хакта Азатлыкка Себертатар язучылар берлеге җитәкчесе, шагыйрә Клара Кучковская белдерде.

"Без бу көннәрдә документларны тәртипкә китереп йөрибез. Алдагы планнар берлекне киңәйтү һәм Казанга да чыгып карау. Бүленеп-ертынып утыру килешми. Минем башка төрки телле халыклар белән дә тыгыз элемтәләр урнаштырасым килә. Мисал өчен, хакаслар белән, алар белән телебез дә якын", ди шагыйрә.

Клара Кучковская
Клара Кучковская

Себертатар язучылар берлеге ун елга якын эшләп килә. Март аенда узган җыелышта Кучковскаяны җитәкче итеп сайладылар. Клара ханым сүзләренчә, Татарстан берлеге белән элемтәләр урнаша калса, иң беренче чиратта, төмәннәрнең себертатар телендә язуларын кире какмауларын һәм иҗади хезмәттәлеккә әзер булуларын теләр иде.

Себертатарларының үз телләрендә каләм тибрәтүчеләре Казан ягыннан "аларның шигырьләрен шигырь дип әйтеп булмый, чәчмә әсәрләре дә бик сай" дигән сүзләрне ишеткәләгән.

"Без аякка гына басып киләбез бит. Себертатар теле грамматикасы да ахырга кадәр эшләнеп бетмәгән. Мин үзем дә башта шигырьләремне казанча яза идем. Әйтергә теләгән фикеремнең мәгънәсен ачу өчен сүзләр җитмәде. Үз телебездә дә кыенлыклар бар. Себертатар грамматикасын язган Максим Сәгыйдуллин ярдәм итмәсә, мин китапларымны чыгара да алмас идем. Безнең телебез юкка чыгып барганда иҗатыбыз да юкка чыккан, без яңа күтәрелеп киләбез. Халык әле яңа себертатар телен үз итә башлады", ди Кучковская.

Себердә иҗат итүчеләрнең китаплары
Себердә иҗат итүчеләрнең китаплары

Бүген бу берлеккә 7 кеше керә. Клара Кучковская һәм Мөнирә Хөснетдинованың себертатар телендә җыентыклары басылды. Галия Абайдуллина, Гөлфизәр Абдрахманова да себертатарча да шигырьләр яза. Берлеккә галимнәр, журналистлар татар әдәби телендә иҗат иткән Сәгыйт Сәгыйтов һәм башкалар да керә.

Клара ханым сүзләренчә, Төмән өлкәсендә каләм тибрәтүчеләр арасында себертатар телендә язасыз дип каршы килүчеләр дә бар. Алар күп түгел. Әсәрләребезне үзебезчә язмасак телебез югалачак, ди ул.

"Язучылар берлеге кантурга, язучылар түрәләргә әйләнде"

Сембердә татар телендә иҗат итүче 40 язучы һәм шагыйрь бар. Шуларның унысы – яшь буын вәкилләре. Сембер татар язучылары берлеге башлыгы Равил Шәфигуллин Татарстан Язучылар берлеге яшьләргә карата игътибарны арттырырга тиеш дигән фикердә. Берлек артык рәсмиләште, кантур кебек эш итә, дип зарланды ул.

Равил Шәфигуллин. tatar73.ru фотосы
Равил Шәфигуллин. tatar73.ru фотосы

"Язучылар берлеге оешкан икән, эшләсен ул. Булган әйберне таркатырга зур акыл кирәкми. Тиз эшләнә торган эш ул. Монда оешманың файдалы эш итүен тәэмин итү кирәк. Менә шуны уйлау мөһим. Дөрес, берлек җыеннарына йөрибез, безгә ул җан азыгы кебек, тере язучыларны күрәбез, аралашабыз, чыгышларны тыңлап, акыллы фикерләрне чүплибез. Читтә яшәүчеләргә бу мөһим. Бу безгә дәрт өсти, иҗат итәргә илһамландыра. Әмма берлеккә карата дәгъваларым күп. Сембердә 40тан артык язучы, шагыйрь бар, ә Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булып торучылар бары өч кенә кеше. Иң яшенә 75 яшь, анысы мин булам. Әмма яшьләр дә татар телендә иҗат итә.

Яшьләргә карата игътибар арттырырга кирәк. Казаннар аларны күрми, белми. Яшьләрнең әсәрләре Татарстанда басылсын иде, тикшерелсен, тәнкыйтьләнсен, нинди юнәлешетә эшләргә тиешлеген билгеләнсен иде. Кайчак киләсең берлеккә, анда синең мәсьәләң белән кызыксынган кеше дә юк, аларның гел вакытлары булмый. Элегрәк кешелеклерәк караш иде. Хәзер берлеккә керсәң, үзеңне бер кантурга эләккән кебек хис итәсең. Анда утырган язучылар түрәгә әйләнде, берлек рәсмиләште. Корылтайда планнар төзелә, купшы сүзләр әйтелә, әмма аны берсе дә башкарып чыкканы да, эшчәнлекләрен тикшергән кеше дә юк. Белмим, миңа калса, рәис алмашынырга тиеш, берлек эшчәнлегендә җанлану кирәк", ди Равил әфәнде.

XS
SM
MD
LG