Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәкинә Шәймиеваның бердәнбер президенты: Татарстан 25 ел элек аны ничек сайлады


Сәкинә һәм Миңтимер Шәймиевлар (архив фотосы)
Сәкинә һәм Миңтимер Шәймиевлар (архив фотосы)

12 июнь – Русиядә ял көне. Русия көне дип билгеләнә ул. Әмма Татарстан өчен бу көн аерым тарихи вакыйга белән бәйле. 25 ел элек – 1991 елда Татарстанның беренче президенты сайлавы узды.

1991 елда Татарстанның атамасы Татар совет социалистик республикасы буларак яңгырый иде. Декларация кабул ителгәнгә бер ел узган. Республика халкы үзенең беренче президентын сайларга җыена. Сайлау 12 июньгә билгеләнә. Бу вазифага ТССРның Югары шурасы җитәкчесе Миңтимер Шәймиев бердәнбер намзәт булып тора. Ягъни сайлаулар, Горбачев "үзгәртеп коруы"ның инде гөрләп баруына карамастан альтернативасыз уза. Ул 70,6% тавыш җыеп президент булып сайлана. Сайлауда катнашучыларның саны – 63,4%.

Азатлык Татарстан президентының беренче сайлауларында бердәнбер намзәт булып катнашучы,1991 елдан алып 2005 елның 25 мартына кадәр Татарстанның алыштыргысыз президенты буларак 6862 көн идарә иткән, бүгенге көндә эшен дәүләт киңәшчесе булып дәвам иткән Миңтимер Шәймиев белән элемтәгә берничә көн дәвамында керергә тырышты. Әмма ярдәмчеләре аны безнең белән аралаштырырга теләмәде. Максат исә алай ук куркыныч түгел иде – Азатлык Шәймиевтән бары тик шул тәүге президент сайлавында бүгенге көн күзлегеннән караганда тагын кемне үз көндәше итеп күрүен сорарга теләде. Аннары Шәймиевнең гомумән 1991 елгы сайлау турындагы фикерләрен белү укучыларга кызык булыр иде.

"Демократия уеннары артыкка китсә, без җиңелер идек"

Җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, Татарстан президенты сайлавында ничә намзәт булуы мөһим түгел иде, демократия уеннары артыкка китсә, суверенитет идеясенең тапталып юкка чыгу куркынычы бар иде, дип искә ала.

Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин

“1990 елда Татарстанның суверенитеты турында Декларация кабул ителеп, без республиканы башка союздаш республикалар дәреҗәсенә күтәрү, кануни юл белән дәүләтчелегебезне көчәйтү, бөтен халыкларның хокукларын тигезләү максатын куйдык. Суверен халык, дәүләт бар икән, аның җитәкчесе дә булырга тиеш. Русия өчен гап-гади президент сайлавы булса, безнең өчен – тарихи вакыйга, суверенитет идеясен ныгыту. Президент институтын булдыру – төп мәсьәлә, без шуның өчен көрәштек. Шуңа күрә анда ничә намзәт булуы мөһим түгел иде.

Татарлар арасында аның кебек зур абруй казанган, билгеле дә булган, үзе артыннан халыкны әйдәп барырга өлгергән шәхес бар иде дип әйтә алмыйм

Әйе, альтернативасыз узды, әмма без Миңтимер Шәймиевне суверенитет турында Декларацияне кабул иткәндә актив катнашкан, үзен уңай күрсәткән җитәкче буларак якладык. Аннары татарлар арасында аның кебек зур абруй казанган, билгеле дә булган, үзе артыннан халыкны әйдәп барырга өлгергән шәхес бар иде дип әйтә алмыйм. Ә менә без көрәшкән мөстәкыйльлеккә каршы чыгарлык шәхесләр бар иде. Демократия белән мавыгып, берничә намзәт, алар арасында татар дәүләтчелегенә каршы чыгучылар да булсын дип әйтсәк, ни белән бетәчәге билгеле түгел иде. Ул чакта халык берләшеп бетмәгән, ярты халык суверенитетны нәрсә икәнен белми, аңламый. Шуңа күрә каршылыклар, аңлашылмаучанлыклар килеп чыгар иде. Шәймиевкә альтернатива юк дип формаль ягына бәйләнмәдек. Милләтчеләрдә намзәт тирәсендә бәхес тумады. Мөхәммәт Сабиров Шәймиевкә каршы чыга алмый иде, без барыбыз да бер команда булып хәрәкәт иттек ул чорда. Аннары халык та җитәкчелектә инде күренгән кешене сайларга күнеккән.

Миңтимер Шәймиевкә ул вакытта тел-теш тидерерлек түгел иде, ул кыю рәвештә суверенитетны яклады, нык торды. Ләкин ул сайлауда бүген катнашса, мин тавышымны аңа бирмәс идем”, дип сөйләде ул Азатлыкка.

"Беренче сайлауларда административ көч кулланды"

Русия Дәүләт думасы депутаты Иван Грачев 1991 елда узган Татарстан президенты сайлауларында катнашырга тели, аны парламентның демократ канатыннан тәкъдим итәләр. Әмма ахыр чиктә аны намзәт итеп теркәмиләр. Иван Грачев Азатлыкка 1990нчы елларда ачыклык, фикер төрлелеге заманасы булса да, Татарстандагы беренче президент сайлавы демократия принципларыннан ерак иде дип сөйләде.

Иван Грачев
Иван Грачев

“Ул вакытта Татарстан парламентында эшли идем, демократлар минем намзәт булып теркәлеп, сайлауда катнашуымны теләде, әмма безнең эш барып чыкмады. Шундый шартлар куйдылар ки, без берничек тә кирәкле санда имзалар җыеп өлгерә алмый идек. Административ ресурс булмый торып аңа ирешү мөмкин түгел. Мин булсам да, башка кеше булса да, намзәт булып теркәлә алмыйча төшеп калуы көн кебек ачык булды.

Шәймиев сайланачагына гарантия кирәк иде, иң күп тавыш белән сайланды дигән яңгыравык саннар булуы мөһим булгандыр. Башка намзәтләрне теркәмәүләре шуның белән бәйле

Сайлау ни өчен альтернативасыз узды дигәнгә хәзер бәяләмә бирү авыррак. Кешеләрдә сайлау мөмкинлеге юк икән - аны берничек тә демократик шартларда узды дип әйтеп булмый. Миңтимер Шәймиев болай да җиңәр иде. Дөрес, ул шулкадәр күп тавыш җыя алмас та иде, бәлки. Ул вакытта номенклатура көчле, әмма демократия яклылар да республикада якынча 40 процентны тәшкил итте. Җитәкчелектә булучыларга Шәймиев сайланачагына гарантия кирәк иде, иң күп тавыш белән сайланды дигән яңгыравык саннар булуы мөһим булгандыр. Башка намзәтләрне теркәмәүләре шуның белән бәйле. Сайлау авыр узыр дип курыкканнардыр, күрәсең.

Миңтимер Шәймиев белән кем көч сынаша алыр дигәндә, табылыр иде әле. Милләтчеләр үз кешесен чыгарса, демократлар үзенекен, кимендә өч кеше була алыр иде”, дип сөйләде ул Азатлыкка.

"Сәкинәгә бер президент та җитә"

1991 елның 12 июнендә Татарстанда узган сайлауның тагын бер үзенчәлеге – бу көнне Русиядә дә беренче президент сайланды. Ә Татарстан рәсми төстә аңа каршы чыккан иде.

Ул чактагы Татарстан парламенты депутаты Фәүзия Бәйрәмова көрәштәшләре белән бергә, Татарстан бәйсезлеген яклап, 14 көнгә сузылган ачлык тотканнан соң, республикада Русия президентын сайлау карарын кире кагуга иреште. Бу – зур сәяси вакыйга. Татарстанда Русия президенты сайлаулары узмау күпмедер дәрәҗәдә республиканың РСФСР составыннан чыгуын аңлата иде. Ахыргы чиктә компромисска ирешелде – татарның милләтче депутатлары Татарстан Югары шурасында Русия президентын Татарстан җирендә сайлау карарын кире какса да, республика барыбер теләүчеләр өчен Русия президенты өчен тавыш бирүне оештырды. Кем тели, шул тавыш бирә ала дигән карарга киленде.

Шәймиев Сәкинә ханымның Русия сайлавында катнашмаганына ишарә итеп, аңа бер президент та җитә, диде

12се көнне тавыш биргәннән соң журналистлар Миңтимер Шәймиевтән ничек тавыш бирүен, Русия сайлавында да катнашу-катнашмавын сорады. Ул Русия белән килешүләр, сөйләшүләр алып барылганга күрә үзенең Русия президенты өчен дә тавыш биргәнен белдерде. Каләм ияләре шул ук сорауны Шәймиев белән бергә килгән җәмәгате Сәкинә ханымга да бирде. Аның өчен дә Шәймиев җавап бирде һәм хатынының Русия сайлавында катнашмаганына ишарә итеп: "Аңа бер президент та җитә", дип белдерде.

"Русиянең таркалу куркынычы зур иде"

Русия Дәүләт думасы депутаты Иван Грачев 1991 елның 12 июнендә ике сайлауда да катнашканын искә алды. Азатлык аңардан Татарстанның Русия президенты сайлавын кире кагуын, төбәкнең союздаш республика булуга омтылышын ничегрәк бәяләвен сорады. Грачев ул чакта да Татарстанның бәйсезлегенә каршы чыга иде, аның әле дә моңа карата карашы үзгәрмәгән.

“Татарстан Югары шурасындагы безнең демократик төркем Русиянең бөтенлеге сакланып калу өчен тырышты. Татарстаның мөстәкыйльлеге турындагы Декларациягә дә, Татарстанның аерым президент сайлавын уздыруына карата карашым катлаулы булды. Декларацияне ялгышлык дип санадым. Борчылу зур иде. Русия таркалыр дигән куркыныч булды.

Мин РСФСР президенты сайлавында да катнаштым. Анда хәлләр билгеле иде. Асылда без демократик юнәлештән барабызмы-юкмы дигән сорау торды. Борис Ельцин Русияне демократик юнәлештә үстерүче лидер итеп күзаллана иде. Өлешечә шулай булды да.

РСФРның таркалуы начар дип саныйм. Бу Балтыйк буе илләрендә, Украинага да начар тәэсир итте. Аларда әллә нинди катлаулы проблемнар калкып чыкты. Әйе, татар теле, мәдәниятен үстерү өлешендә халык таләпләрне дөрес куя иде. Аңлашып уртак фикергә килергә кирәк иде. Әмма аерым мөстәкыйль булуны кабул итә алмыйм”, дип сөйләде Иван Грачев.

"Русия безне танымады, без дә аларга колач җәя алмый идек"

Фәндәс Сафиуллин, ике президентны сайлауны бер көнне оештыру – иң отышлысы булды, дип әйтте.

"1991 елда Татарстанның Декларация кабул итүенә бер ел узса да, Русия безнең документны танымады. Өстәвенә яңа килешү проектын китерделәр, анда без яулаган хокуклар бөтенләй юк иде. Русия безне тигез итеп күрми, халыкларын тигезлегенә битараф, безнең белән союздаш республика буларак яңа шартнамәгә кул куюга каршы. Бу җәмәгатьчелектә ризасызлык тудырды. Димәк, Татарстанда Русия сайлавын уздыру дөрес түгел дигән сорау куелды. Фәүзия Бәйрәмовалар ачлык игълан итеп көрәште. Без Русиягә колач җәя алмый идек.

Татарстан рәсми рәвештә Русия президенты сайлавын уздырмады, ягъни агитацияләр булмады, рәсми чаралар оештырылмады. Әмма тавыш бирергә теләүчеләгә мөмкинлек бирелде, бюллетеньнәр бастырылды, тартмалар куелды. Тыныч кына, шыпырт кына узды ул. Русия президенты сайлавы узды дип әйтерлек тә булмады, "явка" 20%ка да тулмады дип истә калды. Мин дә катнашмадым. Әгәр дә сайлау аерым узган булса, халык арасында каршылык туар иде, ике чараны да бергә кушкач, Татарстанга карата мәгълүмат һөҗүмен дә оештырып өлгерми калдылар", дип сөйләде Азатлыкка Фәндәс Сафиуллин.

Белешмә. 1991 елның 12 июнендә ТАССР халкы ике президент сайлавында катнашты. ТАССРның беренче президенты булып Миңтимер Шәймиев сайланды. Аның өчен халыкның 70,6%ы тавышын бирде. Сайлауда республикада яшәүчеләрнең 63,4%ы катнашты.

РСФСР президентын сайлауда республика халкының 36,5%ы катнашты, Борис Ельцин өчен шуларның 45%ы тавыш бирде.

XS
SM
MD
LG