Accessibility links

Кайнар хәбәр

Орландодагы атышта кимендә 50 кеше һәлак булды


Орландодагы Pulse гей-клубы
Орландодагы Pulse гей-клубы

АКШның Флорида штатында Орландо шәһәрендә Pulse гей-клубына һөҗүм нәтиҗәсендә иллеләп кеше һәлак булды, кимендә 53 кеше яраланды.

Якшәмбегә каршы төндә АКШның Флорида штатында Орландо шәһәрендә Pulse гей-клубына һөҗүм нәтиҗәсендә 50 кеше һәлак булды, кимендә 53 кеше төрле дәрәҗәдә яраланып хастаханәгә салынды.

Һөҗүм итүченең исеме Гомәр Седик Метин диелә. Аңа 29 яшь булганлыгы һәм аның "Ислам дәүләте" исемле сугышчан оешмага тугрылык игълан иткәнлеге әйтелә.

Полиция җинаятьченең мылтык һәм пистолет белән коралланган булуын әйтә, ниндидер шартлаткычы да булганга охшый диелә.

Төнге икеләр тирәсендә башта клубта ата башлаган, анна соң тышка чыгып ашыгыч рәвештә чакырылган тугыз полиция хезмәткәре белән атышкан һәм кире клубка кереп утызлап кешене тотык итеп алган. Барлык тотыклар да азат ителгән, һөҗүм итүче үтерелгән. Бу атышта бронетранспортер да кулланылган.

ФБР вәкиле Дэнни Бэнк бу күпләп үтерүнең террор гамәле буларак тикшереләчәген белдерде. Аның әйтүенчә, полиция моның халыкарамы, эчкеме террор гамәле булганлыгын ачыкларга маташа. Шулай ук һөҗүм итүче ялгыз гына булганмы, кем беләндер бәйләнештә булганмы икәнлеген дә ачыкларга тырышалар.

Корбаннар саны ягыннан бу һөҗүм АКШта утлы корал белән булганнарының иң зурысы. 2007 елда Virginia Tech университеты корылмаларында 32 кеше, Коннектикутның Sandy Hook мәктәбендә 27 кеше үтерелгән иде.

XS
SM
MD
LG