Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: "КАМАЗ-Мастер"ның "Дакар-2017"гә барырга акчасы юк


"КАМАЗ-Мастер" "Ефәк юлы" ярышында. 2011 ел
"КАМАЗ-Мастер" "Ефәк юлы" ярышында. 2011 ел

Русиянең "КАМАЗ-мастер" узышу такымы җитәкчесе Владимир Чагин: "Дакар"га әзерләнгергә акча юк", дип белдерә.

Русиянең "КАМАЗ-мастер" узышу такымы җитәкчесе Владимир Чагин "Дакар-2017"дә катнашу өчен такымның акчасы юк, дип белдерә. Бу хакта “Р-Спорт” спорт яңалыклары агентлыгы яза. "КАМАЗ-Мастер" җитди финанс кыенлыклары кичерә, төп инвестор "Внешэкономбанк" такымны акча белән тәэмин итүне туктатты, дип белдерелә.

"Без ярышларда катнашу өчен зур авырлыклар белән генә акча табабыз. Хәзер "Ефәк юлы"нда катнашу өчен көч-хәл белән акча юллыйбыз, ә менә "Дакар"га әзерләнергә финаслар юк", ди Чагин.

Элегрәк "Внешэкономбанк" җитәкчесе Сергей Горьков 23 июньгә кадәр банкның үсеш стратегиясен тәкъдим итәчәкбез дип белдергән булган. Медиа язуынча, хәзер алга таба хәлләрнең ничек булачагы хөкүмәттә тикшерелә.

"Дакар-2017" ярышлары Парагвай, Аргентина һәм Боливия аша узачак.

XS
SM
MD
LG