Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ике пенсионер Путин килгәндә пикетка чыккан өчен 10 мең сумга хөкем ителде


2016 елның май аенда Александра Минохина һәм Фәния Мингалеева пикетка чыкты
2016 елның май аенда Александра Минохина һәм Фәния Мингалеева пикетка чыкты

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Русия президенты Владимир Путин килгән көнне торакка хокукларын яклап чыккан ике ханымны канун бозуда гаепләп штрафка хөкем итте.

Казанда яшәүче Александра Минохина һәм Фәния Мингалеева май аенда рөхсәт ителмәгән урам җыены оештыруда гаепләнеп 10 мең сум штрафка хөкем ителде. Аларны Русия президенты Владимир Путин килгән көнне полиция "Ак Барс" хоккей клубы базасы каршыннан алып китте. Ике ханым бер кешелек пикетлар турындагы канун нигезендә бер-берсеннән 50 метр ераклыкта торган, әмма мәхкәмә аларны барыбер Административ кодексның 20.2 кануны 5нче маддәсен бозуда гаепләде. Шигар белән чыккан өченче хатын-кызга карар төштән соң билгеләнәсе иде.

Өч хатын-кыз үзләренең тулай торактагы бүлмәләренә хокукларын яклап чыккан булган. 1999 елгы канун нигезендә алар үзләре яшәгән бүлмәләрне хосусыйлаштырырга җыенгач, торакның инде шәһәр хакимияте милке булганын ачыклаган. Хакимиятләр тулай торакта кеше яшәми дигән ялган кәгазь белән үз кулларына алган, диде пикета чыккан ханымнарның берсе.

"Казанский репортер" май аенда тоткарлауларны видеога яздырган.

XS
SM
MD
LG