Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхтәм Чийгозның җәмәгате тормышына куркыныч янавын белдерә


Эльмира Аблялимова
Эльмира Аблялимова

Кырым 2014 елда Русия тарафыннан аннексияләнгәч кырымтатарларны кулга алулар, аларны урлаулар, үтерүләр ешайды.

Акмәчеттә сак астында булган Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгозның җәмәгате Эльмира Аблялимова тормышына куркыныч янавын белдерә. Бу хакта Аблялимова 17 июнь Фейсбукта язды. Аның сүзләренчә, төнлә билгесез кешеләр аларның ишегалларына үтеп керергә теләгән.

"Күршеләребез үтеп барганда кешеләр һәм машина күреп шау-шу тудырганга әлеге билгесез кешеләр бик тиз качып киткән. Кырымда кешеләр урланганны истә тотсак, әле күптән бер кызны көчләп үтерделәр, минем тормышыма да куркыныч астында дип исәплим. Иминлекне саклау оешмаларының безне яклый алуына ышаныч юк", ди Аблялимова. Аның сүзләренчә, ул бу хакта Русия тикшерү комитетына һәм ФСБга белдерергә җыена.

Аблялимованың ире Әхтәм Чийгоз 2015 елның 29 гыйнварыннан бирле сак астында. 2014 елның 26 февралендә Кырым Югары Радасы алдында Мәҗлес әгъзалары катнашында кырымтатарлар Украинаның бөтенлеген яклап митинг үткәргән иде. Әлеге урам чарасы Русия кырымны басып алгач чуалышлар дип бәяләнде һәм Чийгозны тәртипсезлекләр оештыруда гаеплиләр.

Кырым 2014 елда Русия тарафыннан аннексияләнгәч, аннан китәргә җыенмаган кырымтатарларларның хәле кисәк начарлашты. Хакимият бу халыкны төрле ысуллар белән буйсындырырга тырышуын дәвам итә. Кырымтатарларны кулга алулар, аларны урлаулар, үтерүләр моның бер чагылышы булып тора.

27 майда кырымтатарлар Акмәчеттә Русия эчке эшләр министрлыгының Кырымда булдырылган бүлеге каршында кырымтатарларны эзәрлекләүләргә протест белдерде.

XS
SM
MD
LG