Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңгол Галиев: "Татар музыкаль театрын кайтарасым килә"


Миңгол Галиев: "Милләтне моң һәм дин саклый"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:22 0:00

Миңгол Галиев: "Милләтне моң һәм дин саклый"

16 июньдә Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев иҗат мәктәбенә 50 ел тулуны шәкертләре куйган концерт белән билгеләде. Азатлыкка биргән әңгәмәдә ул үз мәктәбен кешене җырларга өйрәтү ысулы дип аңлатты.

Иҗат мәктәбен үз өендә оештырып милләткә хезмәт итәргә тырышкан Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев әлеге мәктәпкә татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләренең дә, шул исәптән урыс балаларының да килеп белем алуын әйтте.

"Минем мәктәптә чит милләт балалары җыр аша татарчаны өйрәнде"

"Миңа Ольга Ерашова (Жигульская) дигән бер урыс кызы йөрде. Ул "Милли хәзинә" дигән халык җырлары бәйгесендә татарча җырлап беренче урынны алды. Шулай ук әрмән егете Эдуард Хачатрян "Татар моңы" җыр бәйгесендә татар җыры башкарып лауреат булды. Болар белән беррәттән минем мәктәптә Казакъстанда туып үскән бер үзбәк егете, төрек кызы да булды. Алар татарча җырлап кына калмадылар, бу мәктәптә татарчаны да менә дигән итеп өйрәнделәр.

Чит милләт балалары минем мәктәптә татарча җырларны ятлап кына калмыйлар. Аларның күңелләрендә татар җыры, татар моңы аша телгә карата күңелләрендә мәхәббәт уяна. Нәтиҗәдә аның татар җырына, моңына күңеле төшкән икән, аның татар халкына карата җылы фикере туа.

Җыр сәнгате ул бик әһәмиятле. Кешенең күңелен әсир итү өчен ягымлы аваз кирәк. Мин шуны эзлим, мин орфей җыры авазы эзлим", ди ул.

Миңгол Галиев татар җыр сәнгатен өйрәнергә теләгән баланың ишетү сәләте авырырак булса, бер елда, ә инде баланың моңы бар икән, ул бала һәр көнне дәресләр алып, бер ай дигәндә матур итеп җырларга өйрәнә ала дип белдерә.

"Минем Русия буенча 500ләп шәкертем булгандыр инде. Мәктәбемә килгән балаларны татарча җырларга мәҗбүр итмим. Урыс баласы урысча җырласын, әмма алар татар җыр сәнгатен барыбер өйрәнә" ди ул.

"Татар җыр сәнгате тәрбияви булырга тиеш"

Миңгол Галиев татар җыр сәнгатенең киләчәген ничегрәк күзаллыйсыз, дигән сорауга, хәзер татар эстрадасы бик түбән төште, җырларыбыз тәрбияви түгел, ә борчуларны оныттырыр өчен эшләнә дип җаваплады.

"Җыр сәнгате тәрбияви булырга тиеш. Татарча җыр халык җыры булсынмы, эстрада җыры булсынмы, ария булсынмы - барыбер җаннан чыккан аваз булып кешенең йөрәгенә үтәрдәй халыкчан булырга тиеш. Халык белән композиторның теләгәнен чын күңелдән халыкка җиткерергә тиеш.

Мин балалар белән эшләгәндә хискә карап эшләргә тырышам. Башта тавыш чыгарырга материал эзлим. Аннан шул тавышның матурлыгын эзлим. Аннан шул матур авазны җырга күчерергә тырышам. Менә бу минем юнәлешем."

"Сәнгатебез булса, татар теле сакланачак"

Миңгол Галиев татар телен югалтмау өчен сәнгатьне үстерергә кирәк дип саный.

"Әйтик, Салават бар. Аңа төрле кеше төрлечә карый. Әмма аның халыкчанлыгын халык ярата бит. Татарча рәтләп белмәгәннәр дә аның концертына килеп аны тыңлыйлар икән, димәк, бу татар телен саклауга китерә. Сәнгатебез булса, татар теле сакланачак. Чөнки миңа дәресләргә киләләр дә, әкрен генә татарча җырлый башлап татарчага өйрәнә башлыйлар.

Халык телне белмәсә, җыр кая китәр дип әйтәләр. Җыр беркая китми, җыр халык телен саклый, моңын саклый. Минем әйткәнем бар, моң һәм дин - милләтебезне саклый торган иң зур чараларның берсе. Һәм шул ук вакытта бөтен дөнья халкы арасында татар халкының урынының саклануына да ярдәм итә", дип белдерде Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев.

XS
SM
MD
LG