Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар Шиндлеры – Сайде Арифова кем ул?


Сайде Арифова
Сайде Арифова

Икенче дөнья сугышы елларында Кырымда яһүд балаларын үлемнән коткарган кырымтатар хатыны Сайде Арифова турында "Ананың 88 догасы" дигән документаль фильм төшерелә.

Сайде Арифова – кырымтатарлар арасында билгеле шәхес. Аның каһарманлыгын алман эшмәкәре Оскар Шиндлер белән бер рәткә куеп була. Соңгысы фашистлардан меңгә якын Польша яһүдиләрен коткаруга ирешә. Кырымтатар хатыны да үзенең, баласының, туганнарының гомерләрен куркыныч астына куеп 88 яһүд баласын үлем тырнагы астыннан тартып ала. Азатлык батыр йөрәкле һәм миһербанлы хатынның тормыш юлын, аның каһарманлыгының нечкәлекләрен искә ала.

Моисей Мусага, Яков Ягъкубка әверелә

Сайде Арифова Бакчасарайда 1916 елда туа. 16 яшен тутыргач, ул балалар бакчасын оештыра һәм аны җитәкли башлый. Бу 1932 еллар була. Балалар тәрбияләү аның күңел эшенә, тормыш мәгънәсенә әверелә. Әмма нарасыйлар белән мәш килеп, киләчәк турында хыялланнып яшәү озакка сузылмый. Алар барысы да 1942 елның июль аенда нацилар Кырымга килү белән чәлпәрәмә килә.

Фашистлар ярымутрауны басып алу белән планлы рәвештә Кырымны яһүд белән кырымчаклардан арындырырга тотына. Бу коточкыч тегермәннән берсе дә, шул исәптән балалар да исән калмаячагын аңлый халык. Сайде Арифова бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында кырымтатарлар да, урыслар да, яһүдләр белән кырымчаклар да була. Димәк, алар да фашистларның иттарттыргычына эләгәчәк. Һәрберсен үз баласыдай якын иткән Сайде Арифова өчен бу – коточкыч фаҗига. Нишләргә? Балаларны ничек коткарырга дип баш вата башлый ул.

"Ананың 88 догасы" фильмыннан өзек:


Бакчасарайда янгын чыккач, шәһәрдә булган архивлар, шулай ук ЗАГСта булган барлык документлар көлгә әйләнгән була. Менә шушыннан файдалана да Сайде апа. Ул балалар бакчасына йөргән яһүд балаларына кырымтатар исемнәре бирә һәм аларга ялган документлар эшләп өлгерә. Шулай итеп Яков Ягъкубка, Моисей Мусага әверелә. Документлар нигезендә балалар бакчасында бер генә яһүд тә, кырымчак та калмый. Тел белән проблем тумый, сугышка кадәр Кырымда яшәүчеләр, милләтенә карамастан кырымтатар телендә иркен сөйләшкәннәре мәгълүм. Ялган документлар белән бакчада тәрбияләнгән балалар үлемнән котыла. Сайде апаның балалар бакчасында булган Яков Шварцман, Моисей Ховайло, Мордхай Зенгин — исән калучылар арасында була.

Балалар чирле дип алдыйлар. Фашистлар ышана

Әмма Сайде апаның батырлыгы моның белән генә чикләнми. 1943 елда тагын бер зур вакыйга булуының билгеле. Нацилар Керич шәһәренең балалар йортына 2-15 яшендәге балаларны тупларга карар чыгара. Алар балаларны көймәләргә дыңгычлап тутыра башлый. Авыр юлдан, ачлы-туклы булудан хәлсез балалар арасында яһүд балалары да була. Керичтән Акъярга диңгез аша барган нациларга совет очкычлары берничә тапкыр һөҗүм итәргә тырыша, әмма фашистлар яһүд балаларын башкалардан аерып алып, аларны көймәнең өске палубасына чыгарып бастырган була. Балалар тере калканга әверелә. Балаларны күрү белән һөҗүм очкычлары кире борылып китәргә мәҗбүр була.

Керичтә урнашкан балалар йортындагы кызлар-малайлар арасында 73 яһүд баласы да була. Бакчасарайда яшәгән Сайде Арифова алар турында ишетә. Аларның гомерләре санаулы икәнен бик яхшы аңлый ул. Алар исән калмаулары билгеле, чөнки фашистлар беренче чиратта аларны атып үтерәчәк.

Менә шул 73 баланы ачлыктан, үлемнән коткару өчен Сайде апа балалар йортына төнге тәрбияче итеп урнаша. Бакчасарайда кечкенә улы Мустафа Арифов белән кешеләрдән ризык, кием-салым, ятак әйберләрен жыя. Ә яһүд балаларын ничек тә булса кырымтатар дип ялган документлар ясауны хәстәрли башлый. Балаларны карауда аңа доктор Макбуле Файзуллаева ярдәм итә. Балалар әкрен генә бу ике хатынга да ияләшә башлый. Сугыш вакытында алар әнигә әверелә.

Сайде Арифова доктор Макбуле Файзуллаевадан яһүд балаларының сәләмәтлеге начар, алар тиф, туберкулез, корчаңгы һәм башка йогышлы авырулар белән чирлиләр дигән медицина белешмәләрне алып комендатурага юллый. Нацилар бу авырулар солдатларга йогарга мөмкин дип комендатурасыннан ераграк урынга урнаштырырга рөхсәт итәләр. Ни хикмәт, фашистлар бу очрак ялганмы, чынмы икәнен тикшерми. Балаларны Бакчасарайдан өч чакрым ераклыкта булган Исмәгыйль Гаспринский яшәгән йортка урнаштыралар.

Нацилар каядыр тиз генә күчәргә тиеш булса, балалар әзер булырга тиешләр дигән күрсәтмә бирәләр. Ул вакытта балаларны артык тикшерүләре мәгълүм түгел. Ә менә Сайде Арифовага күләгә төшкән була. Аңардан гестапо, комендатура, СС, СД хезмәтләре шикләнә башлый, тикшерә, аңа ышанмыйлар, паспортына ”ышанычсыз” дигән мөһер куялар. Сайде Арифова ахыр чиктә кулга алына, аның гаиләсен дә нацилар тоткарлый, сорау алалар. Сөякләре сынганчы бик каты кыйныйлар. Фашистлар аны, апасы Фатыйма Арифова, Мария Путилинаны атып үтерергә дигән карар чыгара. Әмма гомерләре бетмәгән була. Романия армиясендә мулла булып хезмәт иткән капитан Исмаил Салиев аларны коткара, качарга ярдәм итә.

"Ул – безнең әни! Тимәгез аңа!"

1944 елның апрель аенда Көньяк партизан берләшмәсенең комиссары Мустафа Селимов күрсәтмәсе белән таулардан төшкән партизаннар фашистлар күзәтүе астында булган балаларны коткара.

Тик совет армиясенең ярымутрауны коткаруына сөенү озак дәвам итми. Кырымга совет армиясе кергәннән соң Сайде апаны һәм аның милләттәшләрен “бүләклиләр”. Ул бөтен кырымтатарлар белән бергә сөргенгә, Үзбәкстанның Ургут шәһәренә җиберелә. Тик Сайде Арифованың мәрхәмәте чиксез була. Ул ялган документлар аркасында кырымтатарга әверелгән яһүди һәм кырымчак балалары үлемгә дучар булмасын дип, аларның кырымтатар булмаганнарыны раслаган документларны НКВД органнарына барып тапшырырга өлгерә. Зирәк хатын элеккеге метрикаларын да саклап калуга ирешкән була. Балалар азат ителә, ә Сайде Арифова юк. Аның аркасында исән калган яһүди балалар НКВД, хәрби комиссариат, прокуратура бусагаларын көне-төне таптый, әниләре урынына калган кешене азат итүләрен ялвара. Әмма совет хәрбиләре балаларның күз яшьләренә игътибар итми. Сайде Арифованы сөргенгә алып киткәндә аның артыннан: "Әни, әни! Кайтарыгыз әнине!" дип дистәләгән бала күз яшьләренә буылып йөгерә. Тик фәрештәләренә сөрген михнәтләрен узарга язган була.

2001 елда Сайде Арифова коткарган балаларның язмышы хакында кызыксынып “Жди меня” тапшыруына мөрәҗәгать итә.

Бакчасарайда 1916 елда туган Сайде Арифова 2004 елда 91 яшендә Кырымда вафат була. Ул Акмәчет янындагы Чистенькое авыл зиратында җирләнә. Аның турында ”Әнинең 88 догасы” документаль фильмны Мәскәү архитекторы Алим Акмолла-Челебиев төшерә, аңа Динара Муртазаева ярдәм итә. Фильм Израил, АКШ, Кырымда да төшерелгән. Документаль материаллар туплау эше әле дә дәвам итә.

“Хайтарма” фильмын төшергән, хәзер Киевта яшәгән кырымтатар режиссеры Ахтем Сеитаблаев исә Азатлыкка Сайде Арифова турында нәфис фильм төшерергә хыяллануын белдерде.

Исән калыр өчен исемне өч тапкыр алыштырган

Азатлык Сайде Арифова коткарган берничә баланың язмышы ничек булганын белеште. Консуэлла-Майе-Ольга исемле баланың тарихын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Бакчасарайда яһүди булган Исаак Шварцман белән гаилә корган кырымтатар кызы Сәйдә Джелилованың гаиләсендә 1938 елда Консуэлла исемле кыз туа. Сәйдә Джелилова заводта хисапчы булып эшли, ире – Бакчасарай базарының хезмәткәре.

Нацилар Бакчасарайга бәреп кергәннән соң аларның йортына да килеп: "Консуэлла Исаак кызы Шварцман биредә яшиме?" дип берничә тапкыр сорау алалар. Ата-ана кызларын яшереп тота. Консуэлланы ахыр чиктә Мемет исемле кешенең баласы итеп яздырталар. Бу эшне башкарып чыгарга Сайде Арифова ярдәм иткән. Бу хакта аудиотасмада Сайде Арифова Консуэлланы ничек итеп коткарганы хакында сөйләгәне сакланган. Яңа документлар нигезендә Консуэлла Майе исемле кызга әверелә.

1944 елның 18 маенда кырымтатарларны сөргенгә җибәргәндә Консуэлла-Майе авылдан дәү әниләре белән чыгарыла, әнисе Сәйдә исә Бакчасарайда ни өчендер калган була. Әмма ул да сөргенгә җибәрелә. Ярты елдан соң гаилә Үзбәкстанның Маргелан шәһәрендә кушылуга ирешә. Сәйдә эшкә урнаша, ләкин һәммә кырымтатарлар кебек комендантурага барып исемлеккә имза куярга мәҗбүр була. Моны ул гаделсезлек, мәсхәрәләү дип саный. Көннәрнең берсендә ул кызын алып качып китә. Шулай итеп алар качкыннарга әвәрелә. Туганнарына "до востребования" дигән имза белән хатлар яза. Шундый хатларның берсе комендант кулына төшә һәм аларны эзли башлыйлар.

Көтелмәгәндә качкыннарны Мәскәү тимер юл вокзалында Мәскәүдә яшәүче туганнары Сеитхалил танып ала һәм ул Сәйдәгә аларны эзләгәннәрене белдереп, Консуэлла-Майены вакытлыча аңа калдырырга тәкъдим итә. Шулай эшлиләр дә. Сеитхалиль Консуэлла-Майега яңа исем – Ольга исемен бирә. Шулай итеп Консуэлла-Майе инде Халил Ольга Сеитовнага әверелә, ул Мәскәүдә яши, укый. Александр Франк исемле кеше белән гаилә кора, ике балалары туа. Ул гомере буе әнисен көтеп яши, ләкин аларга очрашырга насыйп булмый. Әнисе хакында хәбәрдар булмый ул. 2013 елда Консуэлла-Майе-Ольга Мәскәүдә вафат була. ”Әнинең 88 догасы” документаль фильмының режиссеры Алим Акмолла Челеби аның ире белән очраша. Игътибар белән хатынының тарихын тыңлый. Гаҗәп, әмма ул үз хатынының үткәне хакында берни белмәгән булып чыга.

Ике режим корбаннары – балалар

Сугыш, сөргенлек күпме гаепсез балаларның фаҗигале язмышына, үлеменә сәбәп булды. Нацилар яһүд балаларын үтерсәләр, Совет берлеге сөргенлеккә җибәрелгән кырымтатар балаларын әтисез-әнисез калдырды. Ятим балаларны дәвалыйбыз дип хастаханәләргә алып китеп, аннары аларның үле гәүдәләре генә кайтарылган. Балаларны махсус укол кадап үтергәннәренә шаһит булучылар Кырымда бүген дә исән.

Бу ике тоталитар режимның корбаннары беренче чиратта балалар булды. Сабыйларны коткарырга тырышкан, 88 баланы үлемнән саклап калуга ирешкән кырымтатар хатыны Сайде Арифова бүген ике халыкның – кырымтатар белән яһүдләрнең каһарманы. Аның истәлегенә Израилдәге Яд ва-Шем мемориалында агач утыртылган, ул “Праведник мира” исеменә лаек.

XS
SM
MD
LG