Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казанда Әби-патша һәйкәле түгел, Сөембикә тукталышы булсын!"


Казанда "Дубравная" метросына һәм Әби-патша һәйкәленә каршы пикет
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:28 0:00

Казанда "Дубравная" метросына һәм Әби-патша һәйкәленә каршы пикет

21 июнь Казанда метроның яңа тукталышына "Дубравная" исеме кушуга һәм башкалада Әби-патшага һәйкәл куелуга каршы пикет үтте. Чараны оештырган ТИҮ татарның тарихын, мәдәниятен, телен юк итү сәясәте алып баручы Казан шәһәр мәҗлесенең таратылуын таләп итте.

"Крылья Советов" паркында оештырылган пикетта "Тарихын оныткан халыкның киләчәге юк", "Сөембикә" метро станциясе - халык таләбе", "Екатерина II һәйкәленә татар башкаласы Казанда урын юк", дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

Пикетны оештырган ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев әлеге каршылык чарасына чыгуның ике максаты булуын белдерде.

"Беренче максатыбыз - Казанда төзелүче метроның яңа тукталышына "Сөембикә" яисә "Биләр" исеме куйдыру. Икенче таләбебез - Татарстан башкаласы Казанда Әби-патшага һәйкәл булырга тиеш түгел.

Әби-патшаның үз заманында кылган гамәлләре билгеле: ул нугайларга каршы геноцид уздырган, кырымтатарларны Кырымнан куган. Ул гомумән явыз империя сәясәтен алып барган.

Әби-патшага һәйкәл Казанга бөтенләй куелмаска тиеш. Чөнки Русия империясе, ул - халыкларның төрмәсе булган", дип белдерде.

Фәрит Зәкиев Әби-патшага һәйкәл алга таба куела калган очракта моңа каршы митинг һәм пикетлар оештыруны дәвам итәчәкләрен әйтте.

Метро тукталышы исеменә килгәндә, Зәкиев, "Дубравная" исемен куйдырмау өчен халык тыңлаулары уздырып көрәшергә җыенуларын белдерде.

"Халык тыңлаулары турында канун бар. Әгәр без халык тыңлаулары уздыру өчен 500 кешедән имза җыябыз икән, хакимият халык тыңлауларын үткәрергә тиеш була. Шуңа күрә без 500 имза җыеп, метро тукталышына татарча исем кушу өчен халык тыңлаулары уздырырга уйлыйбыз"

Пикет ахырында урам җыенына катнашучылар резолюция кабул итте.

Әлеге резолюциядә түбәндәге таләпләр бар:

  1. Президент Рөстәм Миңнехановтан Татарстан Конституциясен даими бозучы, татар тарихын, мәдәниятен, телен юк итү сәясәте алып баручы Казан шәһәр мәҗлесенең таратылуын таләп итәбез. 2016 елның 31 декабренә кадәр Казан шәһәр мәҗлесенә вакытыннан алда сайлаулар оештырырга.
  2. Казан башкарма комитетына ышанычсызлык белдерергә.
  3. Казан башкарма комитетының 28.03.2016 елгы 1158 санлы карарын ("О наименовании станции первой линии метрополитена в г.Казани") гамәлдән чыгарырга.
  4. Метро тукталышына тарихи исемнәр - "Сөембикә" яисә "Биләр" исемен кушу турында халык тыңлаулары үткәрергә.
  5. Екатерина IIгә һәйкәл кую турында карарны гамәлдән чыгару.

20 июнь "эшлекле дүшәмбе" җыелышында Казан мэры Илсур Метшин Әби-патшага һәйкәлне кую өчен "әйдәгез, шәһәрдә яшәүчеләр белән киңәшик, кайда кую яхшырак булыр икән", дип белдергән иде.

Бөтендөнья татар яшләре форумы "Әби-патша самодержавие һәм изү, хокуксызлык чоры – крепостное правоның чәчәк атуының чагылышы булып тора" дип белдереп җәмәгатьчелек фикерен өйрәнеп нәтиҗәләр ясаганга кадәр бәйгене туктатып торырга чакырып хат язган иде.

Ул арада интернетта Казанда Әби-патшага һәйкәл кую бәйгесенә онлайн тавыш бирү башланды.

XS
SM
MD
LG