Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан халкын Әби-патшага һәйкәл кирәк дип күндерергә тырышалар


Кырымның Акъяр (Севастополь) шәһәрендә Әби-патша һәйкәле
Кырымның Акъяр (Севастополь) шәһәрендә Әби-патша һәйкәле

Илдә халык фикерен тудыру камиллекнең камиллеге дәрәҗәсенә җитте. Казанда Русия императоры Екатерина IIгә һәйкәл кую-куймау мәсьәләсе инде матбугат мәйданында кайный. Түрәләр, гадәттәгечә, яшерен генә казаннарны чираттагы һәйкәл – Әби-патша һәйкәле белән шатландырмакчы иде, әмма татар журналистлары һәм активистлар аларның яшерен эшләрен ачып салды. Император һәйкәле тарафдарлары җавапсыз калмады: халыкка һәйкәлнең мөһимлеген сеңдерү эшенә дә кереште. Шау-шу тугач җәмәгатьчелек фикерен белешәчәкләре дә билгеле булды. Бүген түрәләр фикер ясау, халыкны инандыру технологиясен көчәйтә генә бара.

Әлеге эшкә галимнәр дә, әлбәттә бөтенесе дә түгел, дин әһелләре дә җәлеп ителә. Тарих институтының иң яңа тарих бүлеге башлыгы Радик Салихов, Әби-патша татарларга гаҗәеп мәчет төзергә, сәүдә-эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә, идарә органнарында катнашырга мөмкинлек биргән, дип белдерде.

Чуашстан мөфтие, Русия иҗтимагый пулаты әгъзасы Әлбир Крганов та һәйкәлне яклап чыкты. Әби-патшаның мөселманнарга диния нәзарәте төзүен искә алып, казаннар хәл итсен, алар каршы булмаса, куелсын, дигәнрәк фикер белдерде ул.

Әби патша сынын тагын бер дин әһеле якларга кереште. Матбугатта да, ТНВ каналында да Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров үзенчә Әби-патша сынының мөһимлеген халыкка аңлата башлады. Мөһимлек сәбәбе шул ук – Әби патша диния нәзарәте төзегән. Әмма дин әһелләребез нәзарәтнең империянең эчке эшләр министрлыгының бер бүлеге булганлыгын әйтеп торуны кирәк санамый. Татар-мөселманнар белән эшләүче идарә төзүче, аңа мулла итеп сәяси режимга лояль булган кешеләрне генә билгеләргә дигән бурыч куючы (1917 елда гына идарә нәзарәт итеп үзгәртелә) һәйкәлгә лаекмы? Русиянең яңа тарихында да милләтләр белән эшләүче министрлык та, федераль агентлык та төзелде. Инде аны оештырганнарга да һәйкәлме?

Әмма дин әһелләре, үзләре гел телгә алып торган элекке галим-голамәбезне укымыйлар мени соң дигән сорау да туа. Хәтта мөфти китапларын да. Тарихчы, галим, башта күп еллар дини идарәдә казый, аннары диния нәзарәтендә мөфти булып торган Ризаэтдин Фәхретдин Екатерина IIнең дини идарә төзүенең ни зыяны, ни файдасы булмады дип яза: "Императрица фәрманында вә аңа бина итеп язылган тәнзыймәттә безнең эшебезгә ярарлык вә киләчәгебезне дә тәэмин итәрлек бер маддәт түгел, хәтта бер кәлимә булсын күрмимен вә моның өчен хәсрәт чигелдегенең дә сәбәбен белмимен, ихтимал ки, күргәннәр вә белгәннәр бардыр..." (Ризаэтдин Фәхреддин. Дини вә иҗтимагый мәсьәләр. Казан, "Рухият" нәшрияте. 2011 ел. 248 бит.)

Тагын бер язмасында Ризаэтдин Фәхретдин болай дип яза: "Императрицаның собраниене ачуы Волга вә Урал исламнарына мәрхәмәтле булудан артык, шәрык исламнарын коралсыз буйсындыру теләгенә нигезләнгән сәяси эш өчен иде." (Шунда ук, 178 нче бит.)

Дин әһелләре бүген җил кай тарафларга искәнен генә чамалап тора. Әгәр халык фикерен тудыруда хәл катлаулана башласа, һәйкәлнең мөһимлеген аңлаткан хәдисләр дә, аятьләр дә китерелә башлавы ихтимал.

Бу һәйкәл куелачагына мин тәмам ышанам инде. Илдә халык фикерен тудыру камиллекнең камиллеге дәрәҗәсенә җитте. Моңа кадәр милли башлангычларда гел халык ягында булган "Татарстан Яңа Гасыр" (ТНВ) каналы да хәбәрләрдә халыкны тәрбияли башлады. Мәсәлән,19 апрельдә "Яңалыклар" чыгарылышында Әби патша һәйкәленә бик акыллы гына каршы төшкән, Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллинны сөйләттеләр. Ә нәтиҗәдә төп фикер итеп һәйкәл кирәк дигәнне үткәрделәр. Татар яшьләр лидеры фикеренә татар дин әһеле каршы чыкты – Батров һәйкәлнең кирәклеген аңлатты. Шул ук хәбәрләр чыгарылышында Кырымда Әби патшага һәйкәл куелганлыгын да күрсәттеләр. Ни әйтсәң дә, Русиядә яшәүчеләр өчен "Крымнаш" бит хәзер, үзебезнеке. Үзебезнеке булгач, халык шулай тиеш дип кабул итә, димәк, Казан Әби-патшага һәйкәл мәсьәләсендә Кырымнан артта.

Баскычның иң югарысыннан һәйкәлгә заказ ясалганлыгына шик юк. Халыкны тәрбияләү бара. Ә дин әһелләре һәрвакыттагыча алгы сафларыбызда. Беләләрме-юкмы – әһәмияте юк. Иң мөһиме – җил уңаен тоемлау һәм хакимиятләргә каршы бармау.

Әлегә Татарстан хакимияте, Казан мэриясенең һәйкәлләр урнаштыру хакында карарларын барлый торыйк. Алар соңгы 25 ел эчендә күп булды. Мирсәет Солтангалиев, Сара Садыйкова, Шиһабетдин Мәрҗани, Рөстәм Яхин, Һади Такташ, Казанны яклаучыларга һәйкәл... Аларга һәйкәл кую турында карарлар бар, тик һәйкәлләре генә юк.

Чыңгыз Фәхретдинов

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG