Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Патшаларга һәйкәл кую белән мавыгырга ярамый"


Әби-патша рәсеме. Авторы Федор Рокотов. 1770 елда ясалган
Әби-патша рәсеме. Авторы Федор Рокотов. 1770 елда ясалган

Казанда Әби-патшага һәйкәл кую-куймау мәсьәләсе кыза. Галим Илдус Заһидуллин фикеренчә, Әби-патша татар-мөселманнарны үз максатларында куллану өчен аларга ташламалар ясарга мәҗбүр булган. Патшаларга һәйкәл кую белән мавыкмаска чакыра ул.

Әби-патшага (Екатерина II) Казанда һәйкәл кую-куймау мәсьәләсе куера. Дөнья татар яшьләре форумының әлеге һәйкәл өчен үткәрелә торган бәйгене туктануы сорап 5 майда Казан хакимиятенә язган үтенече җавапсыз кала. Ул арада социаль челтәрдә билгеле кешеләр имзалаганын күрсәтеп Әби-патшага мәдһия хатлары таратыла. Фейсбукта "Tatarlar Deutschland" төркемендә Гаяр Шабанов "России бог послал Екатерину" дигән язма урнаштырды.

"Екатерина – Русия патшалары арасында Бөек дигән исемне йөрткән берәү генә", "Ул идарә иткән вакытны "Алтын чор" дип атыйлар", "Ул Русиядәге халыкларны һәм традицион конфессияләрне берләштерде", "Нәкъ Екатерина эпохасында Кырым Русиягә кушылды", "Тарихчылар һәм тикшеренүчеләр Екатерина Сталин кебек урыс булмаса да, Сталин кебек ул рус дәүләтчелегенең бер үзәккә туплану һәм урыс цивилизациясенең омтылышы символы гәүдәләнеше", "Бүгенге Русия Екатерина идарә итә башлаган вакытка ошаган", дигән юллар да бар бу язмада.

Аны имзалаучылар арасында Русия язучылар берлеге әгъзалары арасыннанан да кешеләр, төрле иҗтимагый фондларның вәкилләре, шул ук вакытта исемнәре билгеле татарлар: мөфти Тәлгать Таҗетдин, пенсиядәге генерал Мәхмүт Гәрәев, Муса Җәлил кызы Чулпан Җәлилева, Русиядә Татарстан вәкиле булып эшләгән Назиф Мириханов һәм башкалар да бар дип күрсәтелгән.

Азатлык шалтыраткач Мириханов әлеге язма турында беренче тапкыр ишетүен белдерде. Әби-катша турында бернинди язма да имзаламаган ул. Аның уйлавынча, бу язма "Дань памяти" дип аталган фонд вәкиле Гаяр Шабанов тарафыннан язылган һәм ул багучылар шурасына кергән татарларны "әйдә ярар дип" кертеп кенә куйган. "Чулпан Җәлилова да, Тәлгать Таҗетдин дә, Мәхмүт Гәрәев та бу фондта багучылар шурасында", ди Мириханов.

Азатлык Шабанов белән әлеге язма турында Фейсбукта сөйләшергә тырышып караган иде, әмма язышулар уңай нәтиҗә бирмәде.

Татарстан галимнәре арасында, аерым алганда, Тарих институты иң яңа тарих бүлеге башлыгы Радик Салихов, Дөнья яшьләр форумы белдерүеннән соң "Реальное время" сайтына "Казанның татар бистәсендә яшәүчеләр 100 ел узгач та аны җылы хисләр белән искә ала, чөнки нәкъ Әби-патша аларга бу гаҗәеп мәчет төзергә, сәүдә-эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә, идарә органнарында катнашырга мөмкинлек бирә, дип белдерде.

Казанда һәйкәл шау-шуы күтәрелгәч Русия мәгълүмат чараларында да, шулай ук ТНВ каналында да Әби-патшаны мактаган язмалар ешрак күренә башлады.

Азатлык Тарих институтының яңа тарих бүлеге башлыгы, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин белән Әби патша чорындагы вазгыять, татар-мөселманнрга "игелек кылуының" төбендә нәрсә ятуы турында сөйләште.

"1755 елда Батырша, мулла буларак, беренче тапкыр мөселман халыкларына яшәгән төбәкләрен христианнардан азат итү, дәүләт төзү фикере белән чыга, махсус мөрәҗәгать тарата. Моңарчы татарларның баш күтәрүләрендә җитәкчеләр затлы нәсел вәкилләре булса, беренче тапкыр хакимияткә каршы көрәшнең баш идеологы буларак мулла күтәрелә. Батырша восстаниесе башланмас борын ук диярлек Оренбур губернаторы Неплюев тырышлыгы белән бастырыла. Әммә хөкүмәт шушы хәлдән соң тиз арада татарларны изүне йомшартырга юнәлдерелгән берничә указ кабул итә.

Тарихчылар шушы вакыттан хөкүмәтнең исламга карашы "уңай" якка үзгәрүен билгелиләр. Чөнки хакимият исламның мөселманнарның берләштерүче җиңеп булмаслык көчле идеология икәнен таный, хезмәттәшлеккә барырга кирәклеген аңлый.

Шушы хәл ителгән мәсьәләне хокукый яссылыкка күчерү Екатерина Икенчегә (1762-1796) насыйп була. Без Әби патшаны 1764 елда Чукындыру конторасын япканы өчен мактыйбыз. Бу оешма 1731 елдан бирле эшләү дәверендә Урта Идел төбәгендә мукшы, мари, удмурт, чуаш халыкларның күпчелеген чукындыруга ирешә. Мөселманнарны чукындыру, төрле матди кызыксындыру чаралары булуга карамастан, алга бармый. Бер сүз белән әйткәндә, бу оешма эшчәнлеге тирә-юньгә иҗтимагый тотрыксызлык, мөселманарда һәм башка халыкларда ризасызлыкны көчәйтә. Әби патша шушы оешманы ябып куя", ди Заһидуллин.

Илдус Заһидуллин
Илдус Заһидуллин

Галим фикеренчә, Әби патша динне үз максатлары өчен кулланып булганлыгын аңлый һәм үз сәясәтен үткәрү өчен аны куллана да.

"Урта Идел төбәгендә авыл җирләрендә мәчетләр төзергә 1744 елда ук рөхсәт бирелә. Екатерина II 1773 елда дин иреге турында фәрманга кул куя. Бу фәрман татарларга шәһәрләрдә мәчетләр төзүгә юл ача, киләчәктә дәүләт һәм мөселманнар арасындагы үзара аңлашып яшәү мөнәсәбәтләренең хокукый нигезенә әверелә. Әби патша 1780-нче елларда Казакъ даласында Русиянең сәяси йогынтысын көчәйтү өчен татар мөселман руханиларын мулла, писер итеп солтан җәйләүләренә җибәрә. 1789 елда шушы ук максат белән "Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургияне" төзи.

Ул Русиядә муллалар итеп хакимияткә лояль булган кешеләрне генә билгеләтә башлый

Оренбур губернаторы барон Игельстром Оренбург губернасы мөселманнарының дини, гаилә тормышын күзәтүче һәм килеп чыккан һәртөрле ызгышларны хәл итүче, мулла булырга теләгән кешеләрдән имтихан алучы һәм башка эшләр башкаручы оешма турында проект эшли. Бу тәкъдимнәрдән Екатерина II булачак муллалардан имтихан алуны гына калдыра һәм "Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургия" округына Таврия өлкәсеннән кала мөселманнар яшәгән барлык өлкәләрен кертә. Ул Русиядә муллалар итеп хакимияткә лояль булган кешеләрне генә билгеләтә башлый, мөселман руханиларын сәяси эшләрдән читләштерә. Бу традицияне урыс патшалары, Русиянең хәзерге җитәкчелеге дә саклый", ди Заһидуллин.

Ул, һәйкәл кую-куймау мәсьәләсенә килгәндә, Әби патшаны күренекле дәүләт эшлеклесе итеп кенә карарга кирәк, дип әйтә. "Башкача мөнәсәбәт фәнни яктан да, сәяси яктан да дөрес булмас. Русиядә һәйкәл кую гомер-гомергә сәясәт белән бәйле булган. Патшаларга һәйкәл кую белән мавыкмаска кирәк", ди галим.

Заһидуллин фикеренчә, әгәр Казан шәһәренең архитектура һәм монументаль сәнгатьне үстерү програмы булса, бүген Әби патша һәйкәле белән мондый каршылыклы хәл дә килеп чыкмас иде.

"Һәйкәлләрдә Казан беренче чиратта Татарстаның башкаласы, татарларның милли-мәдәни үзәге буларак ачылса иде. Әле шушы төбәктә үсеп, эшләп, дөньякүләм ачышлар ясаган, уңышларга ирешкән шәхесләребез күпме. Шушы төбәк кешеләре һәм халык өчен зур эш күрсәткән шәхесләргә һәйкәлләр куюны да традициягә әверелдерәсе иде”, ди Заһидуллин.

Аның фикеренчә, иң беренче чиратта, Олугъ-Мөхәммәднең улы – Казан ханлыгын оештырган Мәхмүт ханга һәйкәл соралып тора. "Казан ханлыгы күчмәннәр дәүләтенең дәвамы булган. Казанда бүгенге көнгә кадәр бер генә җайдак һәйкәле дә юк. Бу гасырлар буе килгән рухның өзелүен чагылдыра. Гомүмән алганда, һәйкәлләр мәсьәләсенә системалы якын килеп, киңәшеп эшләү мәслихәт", ди Заһидуллин.

XS
SM
MD
LG