Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда урыс ата-аналары балалар бакчасының артык татар булуыннан зарлана


Балалар бакчасы. Архив фотосы.
Балалар бакчасы. Архив фотосы.

Казандагы татар телендә белем һәм тәрбия бирүче 294нче балалар бакчасы җитәкчесеннән җыелышларны татар телендә алып баруыннан зарланалар. Бакча җитәкчесе әлеге проблемның кайдан килеп чыкканын аңламавын әйтә.

Казанның Мәскәү районы 294нче балалар бакчасына үз балаларын йөртүче ата-аналар бакчаның яңа җитәкчесе барлык җыелышларны татар телендә алып бара һәм бу өлкәдә җанҗал туарга тора дип зарлана.

Ата-аналарның берсе Екатерина (фамилиясе бирелми) ProKazan.ru-га белдерүенчә, бу - татар телен өйрәнү бакчасы һәм балалар телне кызыксынып өйрәнә икән, әмма бакча эчендә җитәкче белән аралашу бары татар телендә генә узарга тиеш түгел. Имеш, татар телен белмәгән тәрбиячеләр инде башка эшкә күчү турында уйлый башлаган һәм ата-аналарны бу борчуга салган.

Балалар бакчасы мөдире Наилә Хидиятова Азатлыкка барлык гаепләүләр уйлап чыгарылганлыгын әйтә.

“Безнең балалар бакчасы - татар телендә белем һәм тәрбия бирүче оешма. Бакчада барысы да тыныч, бернинди гауга юк. Бу әйбернең кайдан чыкканы да аңлашылмый. Мин бер ел эшләү дәверендә бер генә урыс тәрбиячесен дә эштән җибәрмәдем. Киресенчә, бердәм булып бәйгеләрдә җиңәбез. Бездә тәрбиячеләр Казанның төрле почмакларыннан килеп эшли. Мин булганда ун тәрбияче белемен күтәрде”, ди ул.

Балалар бакчасында 16 тәрбияченең бишесе урыс милләтеннән икән.

“Чаралар яртылаш татарча, яртылаш урысча уза”, ди Хидиятова.

Татарстан мәктәпләрендә татар теленең урыс теле белән бертигез дәрәҗәдә укытылуына тынычлана алмаган бер төркем урыс җәмәгате вәкилләре инде бу хәбәрне тырышып-тырышып интернетта таратырга кереште.

Элегрәк Азатлыкта булып киткән Казанның 106нчы балалар бакчасында музыка укыткан Ләйсән Фатыйхова соңгы елларда татар телен укыту өчен заманча әсбаплар чыкты, дәресләр саны артты, әмма ата-аналар татарчаны кирәк дип санамый дигән иде.

“Мин эшләгән бакча татар балалар бакчасы түгел. Безнең инглиз һәм француз телләренә басым ясала. Соңгы елларда татар теленә игътибар артты. Бездәге балаларның күбесе катнаш гаиләләрдән, исемнәре татар, әмма ата-аналары алар белән татарча сөйләшми. Безнең төп тел - рус теле, бакчада татар теле ишетелми”, дигән иде ул.

XS
SM
MD
LG