Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия һәм Израил ике арада мөнәсәбәтләрнең җайга салынуын белдерде


"Мави Марвара” корабы
"Мави Марвара” корабы

Израил киләчәктә Төркиягә Газзә сызыгында һуманитар проектлар оештырырга мөмкинлек бирәчәк.

Төркия һәм Израил ике арадагы мөнәсәбәтләрнең җайга салынуын белдерде. Бу хәл Якын Көнчыгыштагы ике илнең алты елга сузылган салкын мөнәсәбәтләренә нокта куячак.

27 июнь Римда булганда Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу, килешү Якын Көнчыгыштагы тотрыклыкка этәргеч булачак, дип белдерде.

Төркия хөкүмәте башлыгы Бинали Йылдырым да Анкарадан Израил белән килешүгә ирешү турында белдерү ясады.

Ике ил арасында мөнәсәбәтләр моннан алты ел элек суынды. Ул вакытта Израилнең хәрби-диңгез кизүе Төркиянең "Мави Марвара” корабындагы тугыз төркиялене юк итте. Бу кораб Израил блокадасындагы Гәззә сызыгына һуманитар ярдәм илтә, дип белдерелгән иде.

Яңа килешү нигезендә 27 июньнән ике якта дипломатик мөнәсәбәтләрне тулысынча яңарта. Израил "Мави Марвара"да һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә 20 миллион доллар түләячәк. Шулай ук Төркиягә Газзә сызыгында һуманитар проектларда мөмкинлек бирәчәк.

БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун Израил һәм Төркия арасындагы килешүне хуплап "төбәктәге тотрыклыкка өметләндерә торган сигнал", дип бәяләде.

XS
SM
MD
LG