Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның үз футбол такымы булуын телисезме? Интернетта сораштыру бара


Исландия җанатарлары
Исландия җанатарлары

Рәсми булмаган интернет-сораштыруда катнашканнарның күпчелеге Татарстанның үз такымын булдыру өчен тавыш биргән.

Евро-2016 чемпионатында Исландия, Уэльс кебек милли такымнар уңышлы уеннары белән күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Исландия, мәсәлән, Криштиану Роналду җитәкләгән Португалия белән матчны тигез хисапка уйнады. Шуннан соң Англияне 2:1 хисабы белән җиңеп, тарихта беренче тапкыр Европа беренчелегенең чирек финалына чыкты.

Елның сигез ае кыш булган дәүләтне футбол иле дип булмый. Шуңа да карамастан, милли такым өчен җан атарга Франциягә илнең 9% процент халкы килгән. Исландиянең халык саны якынча Чаллы шәһәренең яртысы - 323 мең. "Боз иленең" футболдагы уңышы күпләр өчен әле дә аңлашылмый, ә кайберәүләрне ул башка уйлануларга илһамлый.

Мәсәлән, Вконтакте челтәрендәге популяр "Татарский Рубин" сәхифәсендә Татарстанның милли такымын булдыру турында сорашутыру башланган. Бу Рубинның рәсми төркеме түгел, ләкин аның биш меңнән артык язылучысы бар. Еш кына әлеге төркемдә Рубинның татар һәм рус җанатарлары арасында ыгы-зыгылар да булып ала.

"Быелгы Еврода халык саны 500 меңнән артмаган Исландия уйный. Турнирның төп өлешенә Британия өлеше булган Уэльс һәм Төньяк Ирландия узды. Сез Татарстанның УЕФА һәм ФИФАда Русиядән аерым әгъза булуын һәм Европа, дөнья чемпионатларында катнашыр өчен милли такым булдыруын теләр идегезме?", дип сорау куя оештыручылар.

Error rendering VK.

Җаваплар арасында "Әйе", "Юк", "Җавап бирергә кыенсынам", "Администратор, сепаратизм белән мавыкма" кебек вариантлар бар. Барлыгы 1200ләп кеше тавыш биргән. Иң күп тавышны "Әйе" варианты җыйган - 881. "Юк" җавабын 153 кеше сайлаган.

Татарстанның үз милли такымын булдыру перспективасы бармы? Бу сорау белән Азатлык "Ауропалы Татарстан" блогы авторларына мөрәҗәгать итте.

"Уэльс, Төньяк Ирландия һәм Шотландия такымнарын үрнәк итеп күрергә кирәк түгел, чөнки Британия утрауларында футбол - гомумән башка тема. Анда ул тамырлары белән 19нчы гасырга ук кереп китә", ди блог авторлары.

"Каталония һәм Басклар иленнән үрнәк алырга кирәк. Рәсми булмаса да, аларның үз милли такымнары бар. Алар көчле илләр белән уйный, 2009 елда Аргентинаны 4:2 хисабы белән җиңделәр. Татарстанга да рәсми булмаган такым белән башлап булыр иде. Аннан соң Европа милли такымнары белән дуслык матчлары оештырырга. Бу Татарстан футболының мөстәкыйль була алуын күрсәтеп, киләчәккә перспективалар билгели алыр иде. Аннан соң инде республиканың тулы көчле һәм рәсми милли такымын җыярга була", диде блогерлар.

Шулай да, хәзерге вакытта Татарстан үзенең көчле футболчылары белән мактана алмый. Мисал өчен, "Рубин" клубында бүгенге көндә Казанга, Татарстанга кагылышы булган яки милләте белән татар булган уенчылар бармак белән санарлык. Европа клубларында да әлегә татар исем-фамилияләр еш яңгырамый.

XS
SM
MD
LG