Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Уфадан мөселман журналисты Таһир Миңнебаев тоткарланган


Таһир Миңнебаев
Таһир Миңнебаев

Таһир Миңнебаев Татарстандагы мөселманнарны газаплауларны туктатуны таләп итеп берничә ел элек социаль челтәрләдә махсус кампания уздырган иде.

30 июнь көнне Төркиянең Бурса шәһәрендә Уфадан мөселман журналисты Таһир Миңнебаев тоткарланга. Koklu Degesim төрек порталы язуынча, Русиядә яшәгәндә Миңнебаев көч структуралары тарафыннан эзәрлекләнгән һәм шул сәбәпле, гаиләсе белән Төркиягә күченергә мәҗбүр булган.

“ГолосИслама” хәбәр итүенчә, 2012 елда Русия таләбе белән Миңнебаев инде төрек хакимияте тарафыннан тоткарланып берничә ай Истанбулның депортация төрмәсендә утырып чыккан. Аннары мәхкәмә тарафыннан акланган, әмма шул ук вакытта Бурса шәһәре җитәкчелеге аны гел контрольдә тоткан.

Төрек басмасы язуынча, Миңнебаевны тоткарлау Русия-Төркия мөнәсәбәтләре яхшыруының беренче нәтиҗәсе.

2014 елда Миңнебаев социаль челтәрләрдә Татарстандагы мөселманнарны газаплауларны туктатуны таләп иткән кампания башлаган иде. Ул әлеге кампанияне чарасызлыктан башлавын әйтте. Миңнебаев үзенә бер янау хаты килгәнен дә сөйләгән иде.

Миңнебаевка килгән хат
Миңнебаевка килгән хат

XS
SM
MD
LG