Accessibility links

Сербиядә кафеда билгесез кеше ут ачып биш кеше гомерен өзгән


Ир кеше башта хатынын атып үтергән, аннары башкаларга ут ачкан.

Сербия төньягында Житиште шәһәрендә билгесез кеше кафеда ут ачып биш кешенең гомерен өзде, тагын 20се яраланды.

Полиция хәбәр итүенчә, шимбә иртән ир кеше кафега кереп автоматтан ата башлаган. Башта ул үзенең хатынын һәм тагын бер хатын-кызны үтергән, соңрак башка кешеләргә ут ачкан.

Һөҗүм сәбәпләрен тикшерү бара.

XS
SM
MD
LG