Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Газзә сызыгына һуманитар ярдәм корабы Израилгә килеп җитте


"Мави Мармара" корабына моннан 6 ел элек израил тәртип сакчылары тарафыннан һөҗүм булган иде
"Мави Мармара" корабына моннан 6 ел элек израил тәртип сакчылары тарафыннан һөҗүм булган иде

Lady Leyla корабында 11 тонна азык-төлек, меңләгән уенчык, киемнәр бар.

Төрек йөк корабы Израилның Ашдод портына килеп җитте. Ул Газзә сызыгы халкы өчен һуманитар ярдәм алыр килде. Lady Leyla корабында 11 тонна азык-төлек, меңләгән уенчык, киемнәр һәм аяк киемнәре бар. Анатолия агентлыгы хәбәр итүенчә, Газзә халкына һуманитар ярдәмне Төркиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җибәргән.

Узган атнада Төркия-Израил мөнәсәбәтләрне җайлау турында килешү имзалады. Әлеге һуманитар ярдәм шул килешү имзалаудан соң беренчесе булды.

Ике ил арасында мөнәсәбәтләр моннан алты ел элек суынды. Ул вакытта Израилнең хәрби-диңгез кизүе Төркиянең "Мави Мармара” корабындагы ун төркиялене юк итте. Бу кораб Израил блокадасындагы Гәззә сызыгына һуманитар ярдәм илтә, дип белдерелгән иде.

XS
SM
MD
LG