Accessibility links

Казаннар Нокса урманын саклау өчен көрәшне дәвам итә


Казанда Нокса урманын саклау өчен көрәш дәвам итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:35 0:00

Казанда Нокса урманын саклау өчен көрәшүчеләр табигатькә каршы сәясәтнең сәбәпләрен ачыклау, бу проблемны чишү юлларын эзләү максатыннан 1 июльдә башкаланың төп архитекторы Татьяна Прокофьева катнашында җыен узды.

Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе бинасында үткән чарада шәһәр хакимияте вәкилләреннән тыш, Нокса урманын саклау инициатив төркеменең берничә дистә вәкиле катнашты. Араларында төрле буын вәкилләре бар иде, яше дә, карты да “Урманны бозуга каршы” дигән язулы кәгазьләр күтәрде, кайберләре торып басып та сүз әйтте.

“Монда каршы килүчеләрнең тулы саны түгел әле. Алар күбрәк. Барыбыз да Нокса урманын саклап калырга тырышабыз. Яшеллек урынына социаль корылмалар төзү планлаштырыла. Нокса авышлыгындагы бу проектлар анда яшәүче кешеләрнең мәнфәгатьләренә каршы килә. Ни өчен шәһәрдәге төзелешләр гел урман, яшеллекне юк итү хисабына башкарыла, башкача эшләп булмыймыни?!”, ди шәһәр активисты, тарихчы Айрат Фәйзрахманов.

Җыелышта, инде берничә ел Нокса урманын саклап килгән ярсулы казаннар шәһәр хакимияте һәм төзелеш оешмасы вәкилләреннән үзләренең үтенечләрен ишетүне таләп итте.

“Кешенең йорт-җире ничек кенә уңайлы шартларда булмасын, табигать һәм яшеллектән ерак торган очракта, таш стеналар гына булса, көнкүреш рәхәт була алмый.

Менә бүгенге көндә шәһәрдә, парклар һәм скверлар програмы бара. Шәһәрнең үзәгендә бик матур пакрлар ачыла. Ләкин без шәһәр кырыенда яши торган кешеләр, шәһәр уртасыннан китеп тә табигатькә якын булырбыз дип уйлаган идек”, диде безгә Азино бистәсендә яшәүче Әлфия Кәримова, борчуын белдереп.

Ачык сөйләшүдә сорау-тәкъдимнәр, ризасызлыклар башкаланың төп архитекторы Татьяна Прокофьева адресына яңгырады. Чөнки җыенны ул алып барды.

Казан хакимияте җирле халыкны катгый сайлау алдына куя: урман яки төзеләчәк мәктәп һәм дәваханә. Әлбәттә, түбәндәге корылмалар да кирәк, ләкин урманны юк итмичә буладыр бит?! ди монда килгән казаннар. Алар вәгъдә ителгән социаль төзелешләр урынына шау-шулы сәүдә, күңел ачу үзәкләре төзеп куелмасмы дип тә кайгыра. Әмма әлегә бу сорауга ачык итеп җавап бирүче юк. Нокса урманы өчен көрәш дәвам итә.

XS
SM
MD
LG