5 июльдә Казанның Мәрҗәни мәчетендәге Ураза гаетенә меңләгән кеше, милли активистлар, сәламәтлек саклау министры килгән иде. Гаетне Рамил хәзрәт Миңгәрәев алып барды. Мәрҗәнинең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белән янәшә утырды.
Мәрҗәни мәчетендә Ураза гаете
1
Мәрҗәни мәчете
2
Иске татар бистәсе, Мәрҗәни мәчете каршында Ураза гаетенә килгән халык
3
Гаеткә килгән халыкны полиция тикшереп кертте
4
Гает көнне Мәрҗәни мәчете ишек алдын полиция тимер киртә белән әйләндереп алды
5
Иске татар бистәсендә яшәүче абзыйлар мәчеткә керер алдыннан
6
Шәкертләр сәдака тартмалары алдында басып, Мәрҗәни мәчете бастырган дини газетлар таратты
7
Мәчет каршында хәер сораучы мохтаҗлар
8
Физик мөмкинлеге чикле кеше гаеткә килгән халык арасыннан үтеп хәер җыя
9
Мәрҗәни мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов
10
Мәрҗәни мәчетендәге Ураза гаетенә килгән халык
11
Мәрҗәни мәчетендәге Ураза гаетенә килгән халык
12
Гаеткә килгән халыкның түбәтәйләре төрле иде
13
Мәрҗәни мәчете шәкерте Коръән сүрәсе укый
14
Мәрҗәни мәчетенә Ураза гаетенә килгән халык
15
Мәрҗәни мәчетендәге Ураза гаетенә килгән халык
16
Мәрҗәнинең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белән янәшә утырды
17
Мәрҗәнидә Ураза бәйрәмен Рамил хәзрәт Миңгәрәев алып барды
18
Җырчы Алинә Сафиуллина ире Рамил Хәкимов гаеттә вәгазь тыңлый
19
Мәрҗәни мәчетендәге Ураза гаетенә килгән халык
20
Гает намазын уку, сәҗдәгә китү мизгеле