Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рифат Чубаров Варшауда Төркия президенты белән очрашачак


6 июль, 2016 ел, Варшау
6 июль, 2016 ел, Варшау

Украина парламенты депутатлары һәм кырымтатар җитәкчеләре Мостафа Җәмилев һәм Рифат Чубаров бу көннәрдә Варшауда очрашулар уздыра.

Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров һәм ветеран юлбашчы Мостафа Җәмилевне 6 июль Варшауда Польша президенты Андрей Дуда кабул итте. Очрашуда Украинаның Польшадагы илчесе Андрей Дещицея һәм илдә яшәүче кырымтатар вәкилләре катнашты.

Польша президенты тагын бер мәртәбә Русиянең Кырым аннексиясе белән килешмәячәген, кырымтатарларга ярдәмне дәвам итәчәген кабатлады.

Кырымтатар җитәкчеләре шул ук көнне тышкы эшләр министры урынбасары Марек Циолковский һәм президент киңәшчесе, еллар дәвамында кырымтатарларга теләктәшлек күрсәтеп килгән активист Урсула Дорошевска белән очрашты.

Варшауда 8-9 июль көннәрендә НАТО саммиты үтәчәк. Чубаров һәм Җәмилев җыенга киләчәк Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу белән дә очрашачак.

2014 елда кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җамилевкә Польшада "Солидарность" бүләге тапшырылды.

XS
SM
MD
LG