Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә генетик авырулар өчен мөһим дару сатудан юкка чыкты


Дәваланмый торган Вильсон-Коновалов чире белән авыручылар аптекалардан купренил (пеницилламин) даруының юкка чыгуы турында хәбәр итте.

Кеше организмында бакырның үзләштерелмәве нәтиҗәсендә чыккан Вильсон-Коновалов чире белән авыручылар өчен мөһим булган купренил (пеницилламин) даруы аптекаларда сатылмый башлаган. Бу хакта фейсбукта авыруларның берсе Виктория Рыжкова хәбәр итте. Даруны туктаткан очракта авыруларның хәле начарлана, эчке органнары эшләми башлый. Рыжкова дару 2016 елның мартыннан аптекаларда юк, дип яза.

"Даруны теләсә нинди акчага сатып алыр идек, авыруларның хәле начарлана. Аны алмаштырырлык башка дарулар юк диләр", дип язган үзе дә авыру Рыжкова. Үзе тапкан мәгълүматларга караганда, даруны җитештергән Польша ширкәте Русиядә кабат теркәлә алмаган.

Журналистларның Росздравнадзор идарәсенә аңлатма сорап язган мөрәҗәгатенә җавапта дару җитештерүче "Тева" ширкәте башка урынга күчә, сатулар шул сәбәпле туктатылды, диелгән. "Дару яңадан 2016 елның сентябрендә сатыла башлаячак", диелгән рәсми җавапта.

Купренил (пеницилламин) Русия хөкүмәте кабул иткән "яшәү өчен мөһим" дарулар исемлегендә. Дәүләт авыруларны бу дару белән тәэмин итәргә тиеш.

XS
SM
MD
LG