Accessibility links

Кайнар хәбәр

МЧС Казанның пычрак комлыгында балаларны йөзәргә өйрәтте


МЧС Казанның пычрак комлыгында балаларны йөзәргә өйрәтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:49 0:00

7 июльдә Казанның Түбән Елга аръягы (Нижнее Заречье) комлыгында гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе балалар өчен “Йөзәргә өйрән” чарасы үткәрде.

Казансу ярындагы Түбән Елга аръягы комлыгында оештырылган чарага журналистлар да чакырылган иде. Дистәләрчә балага министрлык хезмәткәрләреннән тыш, йөзү мәктәпләре тренерлары суда йөзәргә, ничек итеп һава суларга кирәклеген, беренче ярдәм алымнарын күрсәтте. Балаларның күбесе йөзә белсә дә, араларында судан курка торганнары да булды. Алар өчен йөзә белүче балалар борчылып алды.

“Үзем йөзә белсәм дә, башкалар өчен куркам. Йөзә белмәгәннәрне коткарыга кирәк, чөнки кешеләр яшәргә тиеш”, диде безгә Апас районыннан Казанга кунакка килгән 9 яшьлек Әдилә. Әңгәмәгә әнисе дә кушылды.

“Апас районыннан килдек һәм әлеге комлыкта беренче тапкыр булуыбыз. Моңа кадәр аквапаркларга да йөри идек, тик быел менә шушындый ялны күрсәтәсебез килде. Үзебезчә, авылча, чөнки үзебез су коенып үстек, балаларыбыз да шуны күрсеннәр. Мондый чаралар кирәк дип саныйм, белгечләр дөрес һәм аңлаешлы итеп сөйли. Балалар өчен дә ата-аналар өчен дә кирәкле мәгълүмат”, диде Гөлнара ханым.

Әниләр комлыкның пычрак булуына да игътибар иткән. Русиякүләм танылган Татарстан башкаласы үзәгендәге комлыкта чүп-чар, тәртипсезлек күреп гаҗәпкә калганнар.

“Комлык бөтен шартларга туры килеп бетми, чөнки без диңгезгә барабыз, башка комлыкларны да күргән бар, чагыштырып булса да, әйтергә мөмкин. Монда каралмаган, ауган агачлар, куаклар, чүп, бәдрәф юк. Русиянең өченче башкаласы булган Казан өчен мондый комлык бик начар”, диде казанлы Алсу ханым.

Комлыкка күз салсак, тәмәке төпчекләрен, таш кисәкләрен, эчемлекләрдән бушаган савытларны һәм башка чүп-чарлар күрергә мөмкин. Монда ял итүчеләр – төрле буын вәкилләре. Аларны “Йөзү тыела” дигән язма да куркытмый.

МЧС хезмәткәрләре исә тирә-юньгә артык игътибар бирмичә үз эшләрен башкарып китәргә ашыкты.

“Йөзәргә өйрән” чарасын балалар җәйләүләрендә, комлыкларда икенче ел оештырабыз. Аның төп максаты – балаларны һәм ата-аналарны суга батудан саклану чараларына өйрәтү. Балалар йөзә беләргә тиешләр. Бу чара кирәкле, нәтиҗәле, нәтиҗәсез дип әйтеп булмый”, дип белдерде гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе хезмәткәре Регина Гаязова.

Шул ук министрлык хәбәр итүченчә, бу җәйдә коену сезоны башланганнан бирле Татарстанда 27 кеше суга батып үлгән, шуларның алтысы балалар.

XS
SM
MD
LG