Accessibility links

Кайнар хәбәр

Португалия Евро-2016 чемпионы булды


Милли байрак төсләрендәге Франция һәм Португалия җанатарлары
Милли байрак төсләрендәге Франция һәм Португалия җанатарлары

2016 елгы Европа футбол беренчелегенең финал уенында Португалия такымы җиңү яулады. 1:0 исәбе белән ул Франция такымын җиңеп чемпион исемен алды.

10 июль кичендә бер ай дәвам иткән Европа футбол беренчелегенең финал уены узды. Анда Португалия һәм Франция арасында киеренке көч сынашу барышында Португалия җыелма такымы 1:0 исәбе белән җиңү яулады. Франция такымы турнирны көмеш медальләр белән тәмамлады.

Парижның "Стад де Франс" стадионында узган ярышның беренче таймы 0-0 исәбе белән тәмамланды. Тайм уртасында Португалиянең төп бомбардиры Криштиану Роналду каты бәрелеп алыштырылды. Икенче таймда исә капкаларга һөҗүмнәр күп булды, тик бер тупны да кертә алмадылар.

Өстәмә вакыт эчендә беренче таймда шулай ук туплар кертелмәде. Икенче өстәмә таймда исә португал уенчысы Антонио Эдер гол кертә алды.

Ни гаҗәп, Португалия уены беренчелек барышында ышанычлы булмады. Төркем уеннарын ул 3 тапкыр тигез исәп белән тәмамласа, Хорватия капкасына бары тик өстәмә вакытта гына туп кертә алды. Чирек финалда Польшаны ул пенальтида җиңде. Һәм бары тик Уэлс такымын гына төп вакытта 2:0 исәбе белән җиңә алды.

Франция такымы исә 2014 елгы дөнья футбол беренчелеге чемпионнары Германия җыелмасын җиңеп, финалга уза алган иде. Моңа кадәр алар төркем уеннарында 2 җиңү яулап (бары тик Швейцария белән 0:0 булган), аннары соң Ирландия, чирек финалда Исландия такымын җиңде. Ярымфинал уенында Германия такымын 2:0 исәбе белән тар-мар итте.

"Бу - футболга кабер ташын кую"

Азатлык белән бергә финал уенын футболны яраткан Америкада яшәүче татар егете Ленар Мөхәммәдиев карады. Ул тәэсирләре белән уртаклашты: "Бу турнир көтелмәгән нәтиҗәләр алып килде. Дөресен әйткәндә, биредә Криштиану Роналду роле аз булса да, җиңүгә ул лаеклы дип уйлыйм. Турнир башыннан ук барлык такым күбрәк уенчыны саклануга куйды, уенны ул рәвешле алып барды. Дөресен әйткәндә, бердәнбер чын ихлас футбол күрсәткән такым Алмания булды. Ярымфиналда аларга уңыш елмаймады. Бәлки, Италия белән уйнаганнан соң "без барыбер җиңәчәкбез" дигән тынычлану булгандыр, югалып калдылар сыман.

Ленар Мөхәммәдиев
Ленар Мөхәммәдиев

Бу - башка сыймаслык нәрсә. Җиде уенның алтысын тигез исәп белән уйнаган, төркемдә өченче урын алган Португалия нәрсәдер сәбәпле чемпион була алды. Финалда да уены артык уңышлы дип әйтеп булмый, саклану позициясендә генә уйнадылар бит. Футболга кабер ташын кую бу. 2004 елда Грециядән башланды мондый уйнау: барлык такым саклана гына. 2014 елда гына Германия "матур футбол" уйный алды. Португалия такымы тренеры яхшы. Уенчыларның өстенлекле һәм тискәре якларын яхшы аңлады, аларны оста кулланды. Үзен яхшы яктан күрсәтте, күңелсез уен белән булса да, нәтиҗәгә иреште. Ләкин җанатарлар матур күренешле уеннан мәхрүм булды

Кызганыч, елдан ел футбол сыйфаты начарая бара. Зур исәп белән беткән уеннар азая, күп уеннар өстәмә вакытка чыга, пенальтига җитәләр. Бер такым да алга йөгерми, күңелсез уеннар. Ничә уенны карадым, йоклата гына, түзеп тә булмый", дип сөйләде Азатлыкка Ленар Мөхәммәдиев.

“Әкиятләр” беренчелеге

Бу чемпионат аеруча көтелмәгән такымнарның уңышы белән истә калыр. Беренче чиратта сүз Исландия һәм Уэлс җыелмалары турында бара.

Исландия такымы шактый танылып, күпсанлы тамашачыларның мәхәббәтен яулый алды. "Исланд могҗизасы" һәм "әкияте" дип аталган бу күренеш көчле әзерлеге булмаган исландларның чирек финалга кадәр үтүе белән бәйле. Исландиядә такым уеннарын бөтен халык диярлек карады, ил халкының 9%-ы беренчелеккә килеп, аның өчен җан атты. Уеннар үткән шәһәрләрдә хәтта Исландия байрагы һәм киемен табып та булмый, аларны барысын да күпсанлы җанатарлар сатып алган.

Уэлс уенчысы Нил Тейлор балалары белән җиңүне билгели
Уэлс уенчысы Нил Тейлор балалары белән җиңүне билгели

Уэлска килгәндә, ул да зур беренчелектә күптәннән катнашмаган. Дөрес, бу такымда Гаррет Бейл кебек танылган көчле уенчылар да бар иде, Исландиядә, мәсәлән, шуның кадәр танылган уенчылар юк. Шуңа карамастан, Уэлсның да ярымфиналга кадәр үтә алуы күп кенә букмекерларны һәм спорт күзәтүчеләрне гаҗәпләндерде. Уэлс белән Татарстан байрак охшашлыгы турында Азатлык инде язган иде.

Әкият булып бу беренчелек Русия такымы өчен була алмады. Русия халкының зур өметләренә карамастан, тренер Леонид Слуцкий такым уенын камилләштерә алмады. Русия Уэлс тарафыннан 3:0 исәбе белән тар-мар ителеп, өйгә һәм курортларга кайтып китте. Аннан соң исә җыелма тирәсендә көчле җәнҗал куерган.

Европа футбол беренчелеге 10 июньнән 10 июльга кадәр дәвам итте. Анда 24 такым катнашты. Турнир бюджеты 3 миллиард евродан бераз әзрәк булды дип исәпләнә.

XS
SM
MD
LG