Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керри бу атнада Мәскәүгә барачак


Әлеге сәфәр турында АКШ һәм Русия президентының телефон сөйләшүе вакытында килешенгән.

АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри Сүрия, Украина, Таулы Карабах аркасында каршылыкта булган Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан турында "Русия югары рәсмиләре" белән сөйләшү өчен Мәскәүгә бара. Бу хакта дүшәмбе АКШ Дәүләт департаменты хәбәр итте.

Керри Русия башкаласына Франциядән соң 14-15 июль көннәрендә барачак.

Дәүләт департаменты Керриның Мәскәүдә кемнәр белән очрашачагын бәян итмәде.

Әлеге сәфәр турында 7 июль көнне АКШ президенты Барак Обаманың Русия президенты Владимир Путин белән телефон сөйләшүе вакытында килешенгән.

Мәскәүдән соң Керри тышкы сәясәтнең төп өстенлекләре турында сөйләшү өчен башта Люксембургка, аннары Брюссельгә барачак, диелә Дәүләт департаменты хәбәрендә.

XS
SM
MD
LG