Accessibility links

Кайнар хәбәр

Леонид Волков "Яровая кануннары"на каршы митинг уздыруга гариза тапшырган


Леонид Волков
Леонид Волков

Митингта ике мең кеше катнашуы планлаштырыла. Митинг урыны дип Славянская мәйданы билгеләнгән.

Оппозиционер, Алексей Навальныйга теләктәшлек белдерүче һәм "Интернетны яклау җәмгыяте" башлыгы Леонид Волков 26 июль көнне "Яровая кануннарына" каршы митинг уздыру турында Мәскәү мэриясенә мөрәҗәгать тапшырган.

Волков үз сәхифәсендә язуынча, чараның максаты интернет цензура һәм интернет контрольга каршы Конституциянең 23 һәм 24 маддәләрен яклау. Барлыгы ике мең кеше катнашуы планлаштырыла. Митинг урыны дип Славянская мәйданы билгеләнгән.

"Фейбук"тагы биттә чараның Русиянең башка шәһәрләрендә дә узу ихтималлыгы әйтелә.

"Террорга" каршы кануннар җыелмасы Русия президенты Владимир Путин тарафыннан 7 июльдә имзаланды.

XS
SM
MD
LG