Колкан мәдәният йорты – яшьләр түгел, ә атлар-сыерлар ял итү урыны
Башкортстанның Гафури районы Колкан авылында яшәүчеләр Дума сайлавы алдыннан барлык дәрәҗәдәге депутатларга видеомөрәҗәгать әзерли. Депутатлар халык тормышын бары сайлау алдыннан гына искә төшерә ди алар һәм авылдагы хәлләрне видеога төшереп күрсәтергә уйлаганнар. Авылның зур тизлек белән бетә баруына борчылу белдерүчеләр берничә ел элек кенә Колканның күркәмлеге белән ерак төбәкләрдән туристлар җәлеп иткәнлеген, ә бүген бик аяныч хәлдә калганлыгын әйтә. Былтыр авылдагы мәктәпне дә япканнар. Алты ел элек кенә төзелгән мәдәният йорты тиреслеккә әверелгән, биредә хәзер яшьләр түгел, атлар-сыерлар ял итә. Авылда яшьләр юк диярлек. Шул ук вакытта түрәләрнең һәммә нәрсәне яхшы итеп сурәтләве гаҗәмләндерә колканнарны. Күтпән түгел Русия мәдәният министры Владимир Мединскийның Уфага килгәч Башкортстанда мәдәнияткә зур игътибар бирелүен мактап китүе дә авыл халкын аптырашта калдырган.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?