Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керри атнакич көнне Мәскәүдә Путин белән очрашачак


Әлеге сәфәр турында 7 июль көнне АКШ президенты Барак Обаманың Русия президенты Владимир Путин белән телефон сөйләшүе вакытында килешенгән.

Атнакич көнне АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри Мәскәүгә килә һәм Русия президенты Владимир Путин белән очрашачак. Reuters хәбәр итүенчә, Керри Мәскәү белән Димәшк Сүриядә сәяси режим үзгәрүгә китерәчәк эшне башлаган очракта, Русиягә "Ислам дәүләте" сугышчылар төркеме белән көрәштә тыгыз хәрби хезмәттәшлек тәкъдим итмәкче. Шулай ук Украинадагы кризисны хәл итү мәсьәләсе дә көн тәртибендә тора.

Алдагы көнне Washington Post АКШ Мәскәүгә Сүриядәге хәрби-һава көчләре кампаниясен координацияләү өчен уртак штаб булдыруны тәкъдим итәргә җыена дип язып чыкты. Анда АКШ һәм Русия армия офицерлары, күзләү хезмәткәрләре һәм белгечләр эшләячәк.

Әлеге сәфәр турында 7 июль көнне АКШ президенты Барак Обаманың Русия президенты Владимир Путин белән телефон сөйләшүе вакытында килешенгән.

XS
SM
MD
LG