Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырлай әкиятләре"н краудфандинг ярдәмендә чыгарырга җыеналар


"Юлбасма" балалар нәшрияты Тукай поэмаларын берләштергән "Кырлай әкиятләре" китабын чыгарырга җыена. Авторлар китапны чыгарыр өчен матди ярдәмне халыктан сорый.

Китапны басмага әзерләү чыгымнарын "Юлбасма" нәшрияты тулысынча үзе каплый. Тик китапны яхшы сыйфатта ике мең данәдә чыгару өчен нәшриятка матди ярдәм кирәк. Акча җыю краудфандинг (акча финанславы) форматында оештырылган, ягъни кеше проектка акча кертеп, соңыннан китапны үзен яки аңа бәйле продукцияне алачак. Китапны сатып алыр өчен проектка 500 сум кертергә кирәк.

"Юлбасма" нәшрияты җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова Азатлыкка белдергәнчә, китапта Габдулла Тукайның өч танылган әкияте урын алачак.

"Китапка "Шүрәле", "Су анасы" һәм "Кәҗә белән Сарык" әкиятләре керәчәк. Поэмалар татар һәм рус телендә чыгачак. Китапта үзенчәлекле һәм матур рәсемнәр урнаштырылачак", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Проект турында Вконтакте челтәрендә дә махсус сәхифә булдырылган.

Узган елны Гүзәл Хәсәнова Азатлык радиосына биргән әңгәмәдә "Юлбасма" нәшриятын ачып җибәрү һәм татар телендә балалар өчен сыйфатлы китаплар чыгару эше турында сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG