Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк-Сахалински Сабан туенда ат чабышлары да булачак


Көньяк-Сахалински шәһәрендә Сабантуйда ат чабышлары да, милли көрәш тә булачак. Сабантуй 11нче тапкыр оештырыла.

17 июль көнне Көньяк-Сахалински шәһәрендә Сабантуй узачак. Бәйрәм ике өлештән тора һәм аның беренче өлешендә ат чабышлары каралган. Чабышлар иртүк атлар парадыннан башланачак.

Бәйрәмнең икенче өлеше көндезге 12дә шәһәрнең мәдәният һәм ял итү паркындагы «Космос» стадионында дәвам итәчәк. Ул өлкәдә яшәүче төрле халыкларның милли костюмнардан йөреше, сугыш һәм хезмәт ветераннарын, яшь гаилә корып җибәрүчеләрне котлаудан башланып китәчәк. Шул ук вакытта стадионда төрле мәйданчыклар эшләячәк. Аерым алганда, кунаклар татар ашларын тәмләп карый алачак. Шунда ук аларны әзерләү өчен мастер-класс та оештырыла. Сабантуйда каралган гадәти уеннардан тыш, ат чабышлары да булачак. Милли курчак бизәү көтелә.

Гомумән балалар өчен аерым мәйданчык булачак. Анда хәттә иң кечкенә балалар өчен «үрмәләүчеләр ярышы» оештырылачак.

Бәйрәмгә килүчеләр алдында Татарстан артистлары, аерым алганда Сиринә Зәйнетдинова һәм Руслан Хәсәнов, шулай ук җирле башкаручылар чыгыш ясаячак.

XS
SM
MD
LG