Accessibility links

Зәй районында татар мәктәпләрен бетерүнең яңа ысулын уйлап тапканнар


Югары Нәлем авылы балалары
Югары Нәлем авылы балалары

Зәй районы Югары Нәлем урта мәктәбендә яңа уку елыннан унынчы сыйныф булмаячак. Зәй районы җитәкчелеге татар мәктәпләрен бетерүнең үз ысулын булдырган.

Зәй районы Югары Нәлем мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлаган Розалия Мәрдәнова белән Эльвина Яхина бу көннәрдә унынчы сыйныфка кая барырга дип баш вата. Аларга үз авылларында яңа уку елыннан унынчы сыйныф булмаячак дип әйткәннәр. Бу мәктәптә быел тугызынчыны барлыгы тугыз бала тәмамлаган булган. Розалия белән Эльвинадан калганнар, Бердәм дәүләт имтиханнарын бирә алмабыз дип куркып, кайсы кая китәргә карар кылган.

Югары Нәлем мәктәбе укытучылары беренчел тарификацияне үткән. Унынчы сыйныфның булмаячагы һәм шул сәбәпле укытасы сәгатьләренең кимиячәге турында да хәбәрдар алар.

Зәй районы татар мәктәпләрен бетерүнең үз ысулын булдырган. Башта унынчы сыйныф ябыла, унберенчеләр укып кала. Алдагы елдан, унберенчеләр укуны тәмамлап чыгып киткәч, урта мәктәпне тугыз еллыка әйләндереп куялар. Районда моннан ике-өч ел элек Бохарай, Сарсаз, Чыбыклы, Сәләвәй, Якты Күл урта мәктәпләрен нәкъ шушы ысул белән тугыз елыкка калдырганнар инде.

Югары Нәлемгә якында гына урта белем биргән татар мәктәбе юк. Иң якыны – Зәйдәге гимназия. Аңа да 25 чакрым ара. Татарча белем бирүче уку йорты дип аталса да, әлеге гимназиядә татар теле һәм әдәбиятыннан кала барлык фәннәр дә урыс телендә укытыла.

Югары Нәлем мәктәбе укучылары
Югары Нәлем мәктәбе укучылары

Зәй районы мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова татар мәктәпләрен тугыз еллыкка калдыруны оптимальләштерүнең "иң кулай" ысулы дип бәяли.

Русиянең мәгариф кануны нигезендә, авылдагы нинди генә мәктәп булмасын, үзгәрешләр көтелгән вакытта ата-аналар белән килештерелергә тиеш. Зәй районында бу канунны санга сукмыйлар. Галимова Азатлыкка: "Без ата-аналарга җыелышлар вакытында алдан ук әйтәбез, Югары Нәлемдә дә берничә тапкыр мәктәпләренең үзгәрешләр кичерәчәге белдерелде, мәктәп кала, әмма аның статусы үзгәрәчәк дидек", диде.

Галимова сүзләренчә, Югары Нәлемдә БДИ нәтиҗәләре түбән. Әлеге хәл дә мәктәпне тугыз еллыкка калдыруга этәргеч биргән. "Әгәр тугызынчылар имтиханнарны яхшы бирсә, күрсәткечләре югары булса, алар шушы мәктәптә укуларын дәвам итеп, урта мәктәп итеп саклап калу мөмкинлеге дә бар", ди мәгариф түрәсе.

Югары Нәлем мәктәбендә укучылар саны күп түгел – 46 бала белем ала. Галимова мәктәпнең үзгәрешләр алдында калуын бала санына да бәйләде. Республика җитәкчелеге урта мәктәпләрдә 80 баладан ким булмаска тиеш дип белдереп килә ди ул. Мәктәп бетсә – авыл бетә, дигән сүзләр еш кабатлана. "Мәктәп бар, барсына да унынчы сыйныфка барырга димәгән бит", ди Галимова.

Гөлчәчәк Галимова
Гөлчәчәк Галимова

Галимова сүзләренчә, районда Татарстанга данлыклы энергетик белгечлеге бирүче һөнәр мәктәбе бар. Югары сыйныфтагылар шунда барып укыса, яхшырак булыр иде дип нәтиҗә ясый ул.

Зәйдәге татар гимназиясендә барлык фәннәрне дә урысча гына укытуга килгәндә, Галимова бу хәлне әти-әниләрнең теләкләренә сылтады. "Укучыларның югары сыйныфларда математикадан, физикадан һәм башка фәннәрдән имтихан бирәселәре бар", дип тә өстәде. Сыйныфтан тыш үткәрелә торган барлык чараларның да татарча гына булуы белән дә акланды ул.

Июнь башында Теләче районында да җитәкчелек мәгариф канунын бозып өч урта мәктәпне тугыз еллыкка калдыру фәрманы чыгарган иде. Алан авылында ата-аналар бу хәлгә каршылык белдереп имза җыеп, Татарстан җитәкчелегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, район җитәкчелеге үзгәрешләрне кире кагарга мәҗбүр булды.

XS
SM
MD
LG