Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс православ чиркәве патриархы Кирилл Татарстанда ике көн булачак


Патриарх Кирилл Татарстан җитәчеләре белән очрашачак, Казан изге ана иконасы чиркәвенә нигез ташы салуда катнашачак.

20-21 июль көнне Татарстанга Урыс православ чиркәве патриархы Кирилл килә. Татарстан митрополиясе сәхифәсе хәбәр итүенчә, 20 июль көнне патриарх Гавриил Державинның туган ягында чиркәү янында һәйкәл ачуда катнашачак.

Шул ук көнне ул Зөя утравындакичке гыйбадәт кылуны алып барачак.

21 июльдә Кирилл Благовещен чиркәвендә гыйбадәт кылу оештырачак. Аннары әлеге чиркәүдән башлап Богородицкий монастырьга кадәр тәре йөреше узачак. Шунда ук Казан изге ана иконасы чиркәвенә нигез ташы салыначак. Православ риваятькә караганда икона 1579 елның 21 июлендә табылган, имеш.

Моңа кадәр әле Урыс православ чиркәве патриархы Татарстанга килергә җөрьәт итмәгән иде.

Күптән түгел Кирилл Башкортстанда да булып китте. Ике көнлек сәфәр вакытында ул республика башлыгы Рөстәм Хәмитов, мөфти Тәлгать Таҗетдин белән очрашырга, республиканың элекке президенты Мортаза Рәхимов муенына тәре тагарга да өлгерде.

XS
SM
MD
LG