Уфада ЮХИДИНЕҢ автобусларны туктатуы халыкта ризасызлык уята
Җәмәгать транспорты турындагы федераль канунның үзгәрүеннән соң Уфада ЮХИДИ хезмәткәрләре автобус йөртүчеләрне юлда туктатып тикшерә башлавы халыкта ризасызлык тудырды. Алар ЮХИДИнең автобус йөртүчене һәм автобусны тикшерүен көтеп торырга мәҗбүр. Нәтиҗәдә автобуслар хезмәте нык начарайды. Күп кенә автобусларның тиешле рөхсәтсез йөртелүе дә ачыкланган. Автобуслар җитешсезлеге һәм халыкны җәмәгать транспорты белән тәэмин итү мәсьәләсен карау өчен Башкортстанда махсус комиссия төзелде.
мультимедиа
-
май 04, 2026Канада татарлары балалар өчен журнал чыгара башлады
-
апрель 13, 2026Маҗарстан халкы сайлауда оппозиция җиңүен бәйрәм итә
-
апрель 06, 2026АКШта Татарстан байрагы астында татар хоккее узды
-
апрель 02, 2026Уфада дрон бер күпкатлы йортка эләккән
-
май 08, 2023Курган өлкәсендә татар авылы янган