Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәрхүм Невзат Ялчынташны Татарстанда да белә иделәр


Соңгы тапкыр Невзат Ялчынташ Казанда 2014 елның маенда булып китте. Фотода Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев (с) белән
Соңгы тапкыр Невзат Ялчынташ Казанда 2014 елның маенда булып китте. Фотода Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев (с) белән

Төркиядә яшәгән танылган икътисадчы, төрки дөньяны өйрәнгән Невзат Ялчынташны Татарстан һәм Башкортстанда яхшы беләләр. Беренче тапкыр ул анда 1991 елда барган.

Төрки дөнья үзенең үсешенә зур өлеш керткән галимнәрнең берсе, профессор Невзат Ялчынташны югалтты. Илдә фетнә һәм аннан соң булган тәрәккыять шаукымына карамастан, 17 июльдә Истанбулның Фатих бистәсе мәчетенә, 83 яшьтә вафат булган галимнең җеназасына меңләгән кеше, шул санда Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Мәҗлес рәисе Исмаил Кахраман, элекке президент Абдулла Гүл, элекке премьер-министр Әхмәт Давутоглу, дистәләгән министр һәм сәясәтчеләр, Төркиядәге кырымтатарлар килде. Ялчынташ Истанбулның Топ Капы зиратында гаилә каберлегендә җирләнде.

Абдулла Гүл (уңда) Невзат Ялчынташ каберендә
Абдулла Гүл (уңда) Невзат Ялчынташ каберендә

1933 елда Әнкарада кырымтатар гаиләсендә туган Ялчынташ Югары эшкуарлык һәм икътисат мәктәбен Төркиядә тәмамлаган, тагын бер икътисат белемен Франциядә алган, профессор дәрәҗәсенә Англиядә ия булган. Галим гомер буе Истанбул икътисат университетында укытты.

Ялчынташ шулай ук гомеренең зур өлешен татар дөньясына хезмәт итүгә багышлады. 1990 елларда Советлар Берлеге таркалып чикләр ачылгач төрки милләтләр яшәгән төбәкләргә чыгып киткән беренче галимнәрнең берсе булды.

2012 елда Истанбулда аның “Хатирәләр” (“Hatıralar”) исемле китабы басылып чыкты. 938 битлек китапның зур өлеше Кырымга, бер өлеше Татарстан белән Башкортстанга да багышланган.

"Хатирәләр" китабыннан
"Хатирәләр" китабыннан

Кырымга Ялчынташ беренче тапкыр 1991 елның март аенда Исмәгыйль Гаспринский тууга 140 ел тулганда кайтты. Шул вакытта ул Бакчасарайның Хан бакчасында укылган беренче намазны алып барды. Ялчынташ Кырымда мәчетләрне, тарихи һәйкәлләрне торгызуга ярдәм җыю өчен Төркиядә актив кампанияләр алып барды.

Моннан тыш ул сигез ел Төркия парламенты депутаты һәм Төркия-Русия парламентара дуслык төркеме рәисе иде.

Казанда Невзат Ялчынташ өч тапкыр булды. Соңгы тапкыр ул 2014 елда “Төрки дөньяның танылган мәгърифәтчеләре: Мехмет Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай” дип аталган халыкара җыенга килгән иде.

XS
SM
MD
LG