Accessibility links

Кайнар хәбәр

Энгел Фәттахов: уку йортларында татар төркемнәре булачак


Энгел Фәттахов уку йортларында татар төркемнәре булачагын әйтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:28 0:00

19 июльдә Казанда хөкүмәт бинасында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов татар мәктәпләре ябылу, милли мәгарифнең киләчәгенә бәйле фикерләрен белдерде. Министр урта, махсус, югары уку йортларында татар төркемнәре ачылачак дип вәгъдә бирде.

Татарстанның мәгариф министры Энгел Фәттаховка журналистлар тарафыннан юлланган төп сорауларның берсе, күпләрне борчыган хәл – авыл мәктәпләрендә балаларның 9 сыйныфтан ук үз мәктәпләреннән китеп, 11 сыйныфларда укучылар булмау, яисә бөтенләй урта мәктәп бетерелеп, башлангыч мәктәп калу. Министр сүзләренчә, югары сыйныфларда укымыйча китүчеләр өчен авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче уку йортлары бөтен таләпләргә дә туры китереп әзерләнгән.

"Безнең бүген авыл хуҗалыгына профессионал кадрлар әзерләүче 20 урта махсус уку йортыбыз бар. Алар эшләп киләләр һәм барлык програмнарга да җавап бирәләр, таләпләрне үтиләр. Әлеге уку йортларында шартлар тудырылган һәм укыту сыйфатлы", дип җавап бирде Энгел Фәттахов. Мондый уку йортлары Сарман, Әтнә, Актаныш, Буа һәм Мамадышта булдырылган. Яңа програмнар нигезендә һәрбер районда сыйфатлы белем алырлык уку йортлары булдыру өчен эш алып барылуын да әйтте ул.

"Бала авылдан инде бер китә икән, бигрәк тә шәһәрне күрсә, аны кире авылга кайтару җинел түгел. Шуңа күрә район башлыклары белән тыгыз элемтәдә торып, бу эшне алып барырга тырышабыз", ди мәгариф министры.

Очрашуда урта, махсус һәм югары уку йортларында татар төркемнәре булдырып, укытуны татар телендә алып бару турында да сүз булды.

"Бүгенге көндә милли мәгарифне үстерү турында концепция кабул итеп ятабыз. Инде финиш сызыгына чыктык дип әйтергә кирәк. Аның нигезендә эш картасы булдырачакбыз. Мәгариф министрлыгының кулга куеп эшли торган төп юнәлешләренең берсе бу. Безнең инде ике дәүләт теле. Моңа бәйле объектив, субъектив сәбәпләрне сез инде беләсез, әмма без үзебездән торганны эшләргә тиеш дигән бурыч куябыз.

Урта, махсус уку йортларында татар төркемнәре булдырыла, быел инде беренче карлыгачлар барлыкка килде. Татар төркемнәре ачып, татар телендә укыта башлаячакбыз. Югары уку йортларында да татар төркемнәре булдыру өчен без эш алып барабыз. Бигрәк тә татар теле укытучыларын", дип белдерде Энгел Фәттахов.

XS
SM
MD
LG