Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпиадада допинг тикшерүе узган Русия атлетлары гына катнаша алачак


Русия атлетлары Дөнья допингка каршы бәйсез комиссия таләпләренә туры килгән допингка сынау үткәннән соң гына Олимпиадада чыгыш ясый алачак.

Халыкара Олимпия комитеты Рио-де-Жанейрода узачак Олимпида-2016да Русия атлетлары катнаша алсын өчен аларга шартлар куйды.

Алар Дөнья допингка каршы бәйсез комиссия таләпләренә туры килгән допингка сынау үткән вакытта гына Олимпиадада чыгыш ясый алачак. Допинг сынауны халыкара лабораторияләр расларга тиеш. Уеннарда катнашу рөхсәте алган спортчыларны спорт төре федерациясе һәм допингка каршы комиссия төрле яклап тикшерәчәк.

Олимпиадада Русия такымында барлыгы 387 спортчы катнашырга җыена дип белдерелгән иде.

5-21 августта Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннары башланырга өч атнадан кимрәк вакыт калганда Дөнья допингка каршы бәйсез комиссия (WADA) Русияне спортчыларның допинг куллануын яшерүен, 2011 елдан бирле тыелган матдәләр куллану системасы булдырылганлыгы, бу башбаштаклыклар Спорт министрлыгы һәм ФСБ контролендә торганлыгы турында хисабын игълан итте.

WADA белгечләре Русия спортчылары зур җиңүләр яулаган Сочи Олимпиадасында да допинг-сынауларның әвеш-тәвеш китерелгәнлеген белдерде.

Допинг җәнҗалы узган елның ноябрь аенда ук башланды. WADA Мәскәүдәге допингка каршы лабораториядә алдашулар өчен Русия спортчыларын халыкара ярышлардан читләштерергә тәкъдим итте. Комиссия белгечләре Русия спортчыларының наркотик матдәләр куллануын "дәүләт тарафыннан хупланган яман гадәт", дип атады. Агентлык допинг куллану атлетикадан кала башка спорт төрләрендә дә булырга мөмкин дигән фикер белдерде.

Бу җәнҗалдан соң Русия спорт министры Виталий Мутко Мәскәүдәге допингка каршы лабораториянең директор вазифаларын башкаручы Григорий Родченковны эшеннән алды.

Родченков Кушма Штатларга китте һәм быел май аенда The New York Times-ка әңгәмәдә дистәләгән Русия спортчысының, шул исәптән медальгә лаек булган 15 кешенең дә илдә махсус булдырылган "допинг програмы"ның бер өлеше булып торганлыгын сөйләде.

Аннан соң Җиңел атлетика федерацияләренең халыкара берләшмәсе шурасы Бөтенрусия җиңел атлетика федерациясен халыкара ярышларда катнаштырмау карары чыгарды. 21 июньдә Халыкара Олимпия комитеты допингка катнашы булган Русия атлетларын Рио-де- Жанейродагы Олимпиададан катнаштырудан читләштерү турында җиңел атлетика федерацияләренең халыкара берләшмәсе шурасы карарын хуплады. Русия Олимпия комитеты илдәге 68 атлетны Рио-де-Жанейрода узачак уеннарда катнаштыру гаризасы белән Халыкара җиңел атлетика федерациясенә мөрәҗәгать итте. Бу мөрәҗәгатьне спорт арбитраж мәхкәмә кире какты.

Җәнҗал сәбәпле Русиядә спорт түрәләре дә вакытылыча вазифаларыннан колак какты. 19 июль Спорт министрлыгының фән департаменты директоры урынбасары Авак Абалян, Русия Олимпия комитетының медицина һәм фәнни-тикшеренү програмнары идарәсе башлыгы Ирина Родионова, спорт министрының допингка каршы сорауларда киңәшчесе Наталья Желанова, җыелма такымнарны әзерләү үзәге вәкиле Алексей Великодный эштән җибәрелде. Аңа кадәр Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев карары белән спорт министры урынбасары Юрий Нагорных вакытлыча вазифасыннан китте. Русия президенты Владимир Путин WADA хисабында исемнәре телгә алынганнарның тикшерү тәмамланганга кадәр читләштереләчәген белдергән иде.

Русия Думасы депутаты Марат Бариев Русия атлетларын Рио-де-Жанейрода узачак Олимпиададан читләштерү мәсьәләсе тугач "тренерлар, табиблар һәм түрәләр гаебен 68 атлетның берсе генә үз өстенә алырга тиеш түгел", дигән фикер белдерде.

XS
SM
MD
LG